Бүген сүз тамашачыбыз яратып өлгергән Руслан Халиков турында. Хезмәтем буенча еш кына Руслан Халиковның җыр бишеген тибрәткән гаиләсендә булырга, концертлардан соң аралашырга туры килә. Аның аһәңле җырларын тыңлау күңелләрне җылытып җибәрә.
Сәхнәгә юллар урау. Башкортстан дәүләт аграр университетының биотехнология факультетын тәмамлый Руслан. Анда җәмәгать эшләрендә актив катнаша, “Яшьлек” халык вокал ансамблендә үзен уңышлы гитарачы буларак та таныта. Җитәкчесе Софья Лившицка рәхмәтле ул. Үзешчән композиторлар белән иҗади бәйләнеш корган университет Русланны сизелерлек биеклеккә күтәрә. Төрле концертларда катнаша егет. Екатеринбург, Уфа сәхнәләре аңа тамашачы сөюен тоярга, изге теләкләр ишетергә мөмкинлек бирә. Районга кайтканда яшь җырчы Руслан Халиков сәхнәгә бик теләп чыга. Моңлы, үзенчәлекле лирик баритон тавышы белән күпләрне әсир итә. Гитарачы Руслан Халиковны Николай Родионов житәкчелегендәге районның халык музыка кораллары ансамбленә чакыралар. Ул музыка теориясен үзаллы үзләштерә. Сәхнәдә үзен бик гади, табигый тота. Район хорында солист буларак актив катнаша. Үзенең репертуарына киң билгеле “Язның унҗиде мизгеле” фильмыннан берничә саунтрек кертә. “Мизгелләр”, “Ерактагы Ватан турында” җырларын аһәңле, йөрәк өзгеч итеп башкара. Минем үземә Салават Юлаев исемендәге премия лауреаты Нур Даутовның “Туган илем, газиз җирем” җырын башкаруы ошый. Йөрәкләргә үтеп керә торган җыр!
2010 елда төньяк районнары сәнгать осталарының “Яшь тавышлар” конкурсында Гран-при яулады егет. Классик җырлардан Федор Шаляпинның “Вдоль по Питерской” җырын башкарды һәм отты. Репертуарны дөрес сайлау — уңышның яртысы. Руслан — киң диапазонлы җырчы. Талантын 2011 елда Дүртөйле шәһәрендә үткән “Туган тел” татар җырларын башкаручылар конкурсы ачык күрсәтте. Татар халык җыры “Алмагачларым”ны яңгыратты ул. Үзенчәлекле, кабатланмас итеп, иҗади эзләнүләр җимеше сыйфатында тәкъдим итте аны. Идрис Газиев, Рәсим Низамов, Алик Локманов, Нәзифә Кадыйрованың югары бәһасен алды якташыбыз, ул бәйгенең Гран-при бүләгенә лаек булды.
Бөре шәһәрендә булган бер вакыйга хәтеремдә уелып калган. Шыгрым тулы залда — төрле буын вәкилләре. Бөек Җинүнең 65 еллыгына багышланган төбәкара конкурс бара. Балтач районыннан килгән 100 кешелек хорга кушылып, Руслан Халиков “Поклонимся великим тем годам” җырын башкара. Җыр илебез батырларына ода рәвешендә горур яңгырый. Беренче куплеты тәмамлануга залдагы барлык ветераннар, тол калган чал чәчле апалар, башка районнардан килгән конкурсантлар, жюри әгъзалары бер мизгелдә торып басты, җыр тәмамланганчы аягүрә калдылар. Руслан, хор белән бербөтен булып, илаһи көч, үтә зур осталык белән җырны башкарып чыкты. Ватанпәрвәрлек рухы, тембр, иҗади осталык залга бердәмлек һәм җиңүчеләргә мәңгелек дан тойгысы булып яңгырады.
Бүген Руслан сәхнәдә үз урынын тапкан популяр җырчы. Башка районнарда, Казан һәм Екатеринбург шәһәрләрендә Башкортстан исеменнән уңышлы чыгыш ясады, анда яшәгән якташларыбызның күңел дәрьясын тибрәтте: туган якның хуш исле мәтрүшкәле болыннарын, челтерәп аккан көмеш сулы йөгерек чишмәләрен искә төшерде.
Җырчы буларак Руслан күзгә күренеп үсә, камилләшә, гастрольләр географиясе киңәя. Салават шәһәрендә үткән Салават җыенында, Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Кызыл таң”ның җырлы кичләре”ндә уңышлы чыгыш ясаганнан соң, халык аны үзенең җырчысы итеп таныды, тавышына гашыйк булды. Үзен коллегалары да, тамашачы да хөрмәт итә. Мәдәният елы алдыннан Эльвира Гәрәева белән зур концерт программасы тәкъдим итте. Русланның җырланмаган җырлары алда әле. Аңа уңышлар телик! Дөньялар моңга тулсын.
Ханис Хаҗимов,
Русия һәм Башкортстан
Журналистлар берлеге әгъзасы.