+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
30 ноябрь 2014, 00:22

“Деньги есть – Уфа гуляем!”

“Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә Чишмә районы сәнгать осталары мәйдан тотты.Кем генә белми инде Чишмәне? Башкаладан чыгып киткәндә юл башы да ул, кайтып кергәндә колач җәеп каршылаучы да. Чишмәлеләр башкала белән тыгыз бәйләнештә яши. “Деньги есть – Уфа гуляем, денег нет – Чишма сидим” дип җырлый бит үзләре дә. Мостай төбәге, Кудашларның нәсел тамырлары береккән җир буларак ул илдә дә билгеле. Әмма мәдәният өлкәсендә кайбер исемнәр, чагу коллективлар булуы күпләргә мәгълүм дә түгелдер. 24 ноябрь кичендә Уфа “Нур” татар дәүләт театрына килүчеләр Чишмә районын яңадан “ачты”.

Театрга килүчеләрне... Фәридә Кудашева каршылады. Дөресрәге, аның башка беркемдә дә кабатланмас сихри тавышы, җаннарны сафлан­дыручы, күңелләргә якты бер нур өстәгән җырлары. Фойеда башкала сатып алучылары “Чишминское” җәмгыяте җитештергән көнбагыш мае, шикәр заводы һәм “Молочная долина” предприятиеләре продукциясе белән танышты.
Шулай да тамашачыларның күбесе рухи азыкка сусап килгән. Алар Үзәк район китапханәсе оештырган “Объективта — район мәдәнияте” дип аталган фото һәм “Чишмә — якты чишмәләр иле” дигән китап күргәзмәләре янында җыелды. “Чишмәкәй” балалар бакчасы “Чишмә районы энҗеләре” күргәзмәсенә районнан чыккан күренекле кешеләрнең фотосурәтләрен җыйган. Ә сәнгать мәктәбе, 1 санлы мәктәп укучылары кул эшләрен куйган. Алар арасында батик, киез эшләре игътибарны аеруча җәлеп итә. Пионерлар йортының “Абрис” мода театры батиктан сәхнә костюмнары алып килгән. Барысы да шундый нечкә зәвык белән эшләнгән ки, алардан карашны да аласы килми хәтта. “Әлеге чарага очраклы гына килеп эләктем, — ди Сургут шәһәреннән кайткан, күргәзмәләр белән танышып йөрүче Гөлгенә Алферова. — Сурәтләрдә таныш йөзләрне күреп, якташлар белән аралашып, үземне нәкъ район сабантуендагыча хис итәм”.
Читайте нас: