+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
2 декабрь 2014, 22:14

Уфа – Казан юлларына тузан да төшмәсен!

Башкортстан һәм Татарстан. Ике республика арасында чик тасма-чылбыр белән бүленмәгән. Уфа — Казан юлларына тузан төшмәгәндә, бу чикләр бөтенләй җуела. Теге якта да, бу якта да — дуслар, туганнар, якыннар. Уртак бәйрәмнәребезнең берсе — “Уфа — Казан юллары” сәнгать фестивале. Башкортстанда беренче тапкыр узучы фестивальне оештыру бурычы Башкортстанның атказанган артисты Наил Шәймәрдановка йөкләтелгән. Һәм менә декабрь башында бер атна дәвамында җыр-моң бәйрәме республика буйлап сәяхәт кылачак, “юл”да “Алексеевка”, “Югары Яркәй”, “Яңавыл”, “Раевка”, “Уфа” дигән тукталышлар бар. “Пассажирлар” — Равил Галиев, Газинур Фарукшин, Закир Шаһбан, Наил Шәймәрданов, Радик Динәхмәтов, Виталий Агапов, Гөлназ Сираева, Азамат Тимеров, Диана Ишниязова, Рәдиф Зарипов, Ләйсән Сираева, Азамат Тимеров, Диана Ишниязова, Рәдиф Зарипов, Ләйсән Шәрипова, Земфира Байбулдина, Гүзәл Хәкимуллина кебек күренекле сәнгать осталары. Хәерле юл телибез аларга!

Радик Динәхмәтов, җырчы:

“Уфа — Казан юллары” фестивале — ике тугандаш халыкның дуслык билгесе булып, алдагы елларда да артистлар бер-берсенә эстафетаны тапшырып килсен иде. Әлегә чара матур бара. Әмма ул гади “солянка” концертына әйләнмәсен иде. Концертның төп максатын һәм төзелешен бик тә уйлап эшләргә, һәр яңа сезонны тагын да эчтәлеклерәк, илһамлырак итәргә кирәк. Әйе, бу эш җиңелдән түгел. Бүген концертлар искиткеч күп, артистларның һәркайсы тамашачының игътибарын яуларга тырыша. Читкә тайпылмыйча, ашыкмыйча бер юнәлештә генә эшен алып барса, проект яшәячәк, дип уйлыйм. Концертның максаты изге бит — халыклар дуслыгы. Дуслык булган җирдә генә матур җырлар туа, дуслык булган җирдә генә тормыш алга бара. Фестиваль, ике сезон дәвамында күрше Татарстанны урап чыгып, Башкортстаныбызга да килеп җитте. Һәм менә дуслык җырларын үзебезнең төбәктә яңгыратабыз!
Читайте нас: