+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
4 декабрь 2014, 21:43

“Ике аккош” канат кагына

Республикада Фәридә Кудашева белән Бәхти Гайсин иҗатына багышланган җыр-музыка бәйгесе бара.Башкортстан татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе башлангычы белән Башкортстан һәм Татарстан мәдәният министрлыклары, республиканың Халыклар дуслыгы йорты, М. Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университеты катнашлыгында данлыклы сәхнә осталары Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсинга багышланган республика конкурс-фестивале оештырылды. “Ике аккош” дип исемләнгән җыр һәм музыка бәйгесенең беренче өлеше шушы көннәрдә Чишмә районы Мәдәният сараенда узды. Анда республиканың төрле төбәкләрендә сайлап алу турын үткән 30га якын үзешчән сәнгать вәкиле катнашты.

— Мәдәни проектның төп максаты – мәшһүр артист­ларыбызның иҗади мирасын барлау белән бергә милли сәнгатебездә яңа талантлар ачу, — диде җыр бәйгесендә катнашучыларга тәбрикләү сүзендә Башкортстан татарлары милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе, Дәүләт җыелышы-Корылтай Комитеты рәисе урынбасары Римма Үтәшева. — Конкурс-фес­тиваль­нең бу турында осталыкта көч сынашачак җырчы­ларга теләгем шул — бөек сәхнә осталары Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗаты сезне җиңүгә рухландырсын!
Римма Әмир кызының изге теләкләре кабул булды, дип ышанычлы әйтергә мөмкин. Конкурсантлар Фәридә Кудашева репертуарындагы җырларга өстенлек биргән. Шулай туры килде: бәйгене “Каз канаты” җыры белән Уфаның 84нче татар гимназиясе укучысы Ксения Прохоренко ачты.
Гомумән, җыр бәйгесендә башкалабызның Г. Әлмөхәм­мәтов исемендәге гимназия­сендә, 65нче, 45нче мәктәп­лә­рендә укучы балалар зур активлык күрсәтте. Эрнест Сөләй­манов, Негина Талипова, Чулпан Бариева, Эльвира Хәмәтнурова, Рушана һәм Рөстәм Янгиров­ларның чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. Абруйлы чара хуҗалары — Чишмә районыннан Айгөл Газиева, Нәркәс Төхвә­туллина, Диана Шәймөхәммәтова, Рушан Иманаев та сынатмады. БДПУ студенткасы Зөлфирә Сөнәга­туллина, Уфа технология колледжыннан Мәрьям Гәрәева, Туймазы районыннан Алия Закирова, Нефтекамадан Айсылу Дусакаева, Авыргазы районы вәкилләре Раил Бүләккулов белән Идрис Кләвлин, Бүздәктән Зөлфирә Байгудина һәм калган башкаручылар җырларында Фәридә Кудашева рухын яңар­тып, тамашачыга җиткерә алды.
Җыр бәйгесенә җентекле йомгак ясалып, җиңүчеләр соңрак ачыкланачак. Шуңа карамастан, “Ике аккош” конкурс-фестивален оеш­тыру­чыларның берсе, жюри рәисе, Башкортстан һәм Татар­станның халык артисты, республика Дәүләт җые­лышы-Корылтай депутаты Айдар Галимов чараның югары дәрәҗәдә үтүен, җыр сәнгате үсешендә өметләрнең аклануын билгеләде. Конкурста катнашу­чыларның һәрберсе аның кулыннан иҗади сертификат һәм истәлекле бүләк алды.
Җыр бәйгесенең җюри составына абруйлы сәхнә осталары — Туймазы татар дәүләт театры директоры Фирзәт Габидуллин, Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары Айдар һәм Алмаз Юнысовлар, Чишмәдән хормейстер Халисә Зәбирова, БДПУ доценты Альбина Хәли­уллина кебек җитди белгечләр кертелгән. Чарада Уфа шәһәренең 84нче татар гимназиясе директоры Равил Идрисов, Дәүләт җыелышы-Корылтай депутаты Заһир Хәки­мовның катнашуы аңа мәртәбә өстәде.
“Ике аккош” фестиваленең икенче туры
6 декабрьдә Бәхти Гайсинның туган төбәге Авыргазы районында үтәчәк, анда гармунчылар бәйге тотачак. 15 декабрьдә исә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында җыр-музыка бәй­ге­сендә җиңүчеләрнең зур концертын оештыру планлаштырылган.
Читайте нас: