+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
4 декабрь 2014, 21:45

Лаеклылар грантлар алды

Туймазыда мәдәният учакларының үзешчән, балаларга өстәмә белем бирү учреждениеләренең иҗат коллективлары арасында ел буе дәвам иткән конкурска йомгак ясалды, җиңүчеләргә грантлар тапшырылды. Бәйге икенче тапкыр үткәрелә, узган ел дүрт коллектив 50 мең сумлык грантка ия булган иде.

Район Советы сессиясендә хакимият башлыгы Айдар Суфиянов кулыннан бүләкне беренчеләрдән булып Баш­кортстанның атказанган мә­дәният хезмәткәре Татьяна Синчугова алды. Ул “Родина” мәдәният сараеның урыс халык уен кораллары оркестры коллективына җитәкчелек итә. 1995 елда оештырылган оркестрның репертуары елдан-ел яңа әсәрләр белән тулылана. Коллектив ике тапкыр “Уйна, гармун!” телетапшыруын төшерүдә катнашкан. Республика һәм Бөтенрусия дәрәҗәсендәге чараларда чыгыш ясап тора. 2000 елда оркестрга “Халык коллективы” исеме бирелгән.
Чираттагы грант иясе —Кандра авылы “Юбилейный” мәдәният сараеның Ирина Хәлиуллина җитәкчелегендәге “Бәхетле балачак” хореография студиясе. Бүген биредә алты төркемдә 100дән артык бала шөгыльләнә. Алар классик, халык, заманча биюләр башкара. Соңгы елларда коллектив республика һәм Бөтен­русия конкурсларында җиңү­ләргә ирешкән, быел гына ике тапкыр концерт биргән, моннан тыш та бик күп чараларда даими катнашып килә.
“Иң яхшы вокаль коллектив” номинациясендә шулай ук Кандра авылы балалар музыка мәктәбенең “Хыял” ансамбле җиңүче дип танылган. Җитәкчесе — Татьяна Мирошниченко. Коллектив өч ел элек оештырылган, әмма аның әгъзалары республика һәм Бөтенрусия конкурсларында җиңүләр яуларга өлгергән.
“Авылдагы иң яхшы мә­дәни-ял итү үзәге” исеменә дәгъва итүчеләр бик күп була. 35 мәдәният учреждениесе арасыннан ел йомгаклары буенча өстенлек Төмәнәк авылы мәдәният йортына бирелә. Анда эшләп килүче иҗат коллективларын районнан читтә дә яхшы беләләр. “Ахирәтләр” фольклор ансамбле ун ел элек оештырылган. Аңа Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре Зөлфирә Хәкимова җитәкчелек итә. Ансамбль бик күп йолаларны, онытылган гореф-гадәтләрне, бәйрәмнәрне сәхнәләштергән.
Мәдәният йорты директоры Раушания Зарипова җитәк­челегендәге халык уен кораллары ансамбленә 30дан артык кеше йөри. “Яңгырасын гармун моңнары” район фестива­лендә коллектив беренче урынга лаек булган.
“Йолдыз” бию коллективы 9 елдан артык эшли. Бүген анда 50дән артык бала шө­гыльләнә.
Мәдәният йорты кичләрен гөрләп тора, анда ир-атлар һәм хатын-кызлар вокаль ан­самбльләре, хор, драма түгә­рә­ге эшли. Төмәнәк авылы мәдәният йорты эшчәнлеге турында Башкортстан “Юлдаш” каналының “Хәзинә”, “Рәйхан”, “Орнамент” тапшыруларында күрсәтелде. Биредә үткән “Каз өмәсе” бәйрәме бөтенрусия “Мир”, “НТВ” каналларыннан эфирга чыгарылды. Узган ел мәдәният йортының иҗат коллективлары Татарстанның “Яңа гасыр” каналында “Аулак өй” тапшыруында төште. Яшь­ләр фольклор төркеме — “Яшьлегем чишмәсе”, “Ахирәт­ләр” исә “Кич утыру” программаларын күрсәтте.
Быелгы конкурс тәмам, грантлар мәдәният һәм сән­гатьне үстерү буенча муниципаль программа кысаларында район бюджетыннан бүленгән. Ул акчага учреж­дениеләрнең матди-техник базасын ныгыту, сәхнә киемнәре тегү, төрле бәйгеләргә баруны оештыру күз уңында тотыла. Грантлар — районда мәдәният һәм сәнгатьне үстерүгә зур ярдәм.
Читайте нас: