+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
9 декабрь 2014, 20:50

Һәр сурәттән җылы бөркелә

Нефтекама шәһәрендә 1994 елда Нестерев исемендәге Башкортстан дәүләт сәнгать музееның филиалы ачылган иде. Моның өчен рәссам Юнер Насыйров күп көч һәм тырышлык салды. Картиналар галереясын ул “Мирас” дип атады.

“Мирас”, чыннан да, сәнгать йортына әверелде, анда бик күп рәссамнарның күргәзмәсе уздырылды, очрашулар үткәрелде, шәһәрнең сәнгать мәктәбендә шөгыльләнүчеләр бирегә теләп йөрде, бөек шәхесләрнең иҗаты белән танышты, аларның эшләреннән илһам алды. Әмма 2008 елда картиналар галереясы ремонтка ябылды һәм биш елга аның ишегенә йозак эленде. Узган елда, шәһәрнең 50 еллык юбилеена, республика Президенты Рөстәм Хәмитов ярдәмендә һәм шәһәр җитәкчелеге тырышлыгы белән “Мирас” бинасына зур ремонт ясалды һәм ул янә ишекләрен ачты. Бу эшләр директор Юрий Туник тырышлыгы белән башкарылды.
Мәдәният елында “Мирас” егерме еллык юбилеен билгели. Шәһәр һәм тирә-як рәссамнәры өчен бу мөһим вакыйгага әйләнде, алар бирегә үз бүләкләре белән килде. Беренче директор, картиналар галереясына нигез салган Юнер Ярулла улы истәлегенә тактаташ кую да нәкъ шушы көнгә тәгаенләнгән иде. Истәлекле тактаташның эскизын шәһәрнең билгеле рәссамнары эшләгән, ә скульптор Илшат Гыйләҗев аны тормышка ашырган. “Без иҗатташыбыз, дустыбыз алдында үз бурычыбызны үтәдек”, — диде Илшат Фәрит улы. Шулай ук, әлеге шатлыклы вакыйгада Нестерев исемендәге музей җитәкчесе Фәйзрахман Исмәгыйлев, шәһәрнең мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирина Әхмәдишина, Юнер Насыйровның улы катнаштылар.
“Мирас” ачылганнан бирле биредә ике йөздән артык күргәзмә үткән, аларны 150000 кеше караган. Бүген галереяның фондын 175 сәнгать әсәре тәшкил итә. Сүз дә юк, “Мирас” — Нефтекама өчен генә түгел, якын-тирәдәге районнар, шәһәр-авыллар өчен дә олы сәнгать йорты. Әлеге йортның бүгенге директоры Ирина Чиркова һәм галерея коллективының ки­ләчәктә дә яңадан-яңа проектларны тормышка ашырачагына шик юк.
Читайте нас: