Балы – татлы, йолдызлары – якты!
Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә Ярмәкәй районы сәнгать осталары мәйдан тотты. “Кызыл таң”ның махсус проекты республика буйлап сәяхәтен дәвам итә. Моңа кадәр 20 район башкала тамашачысы алдында мәйдан тоткан булса, узган дүшәмбедә республиканың көнбатыш капкасы булган Ярмәкәй районы сәнгать осталары Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсен балкытты.