+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
16 декабрь 2014, 21:53

“Туган тел”дә — “Тургай” моңнары

Тургай... Үзәк өзгеч тавышка ия сирәк кошларның берсе ул. Аннары, иртә торырга яратучы уңганнарны да “тургай” диләр. Менә шуларны истә тотыптыр, “Туган тел” телеканалында узган балалар телевизион җыр конкурсын да оештыручылар “Тургай” дип атаган. Проектның авторы — баянчы, җырчы, һәвәскәр композиторларның быел Казанда үткән конкурсы лауреаты Лилия Вахитова, художество җитәкчесе — Азалия Рәшитова.

“Туган тел” телеканалы, Урал Рәшитов продюсерлык үзәге, Башкортстан Республика­сының авторлар җәмгыяте оештырган әлеге чара үзе дә “Мәдәният елының иң яхшы 100 вакыйгасы” конкурсында катнашты.
Балаларның иҗади мөмкинлекләрен сынау һәм үстерү, татар һәм башкорт компози­тор­ларының әсәрләрен халыкка тарату, яшьләрне милли рухи мирасыбыз үрнәгендә тәрбияләү, талантлы башкаручыларны табу, аларга ярдәм итү максатында оештырылган конкурста 3-16 яшьләрдәге балалар катнашты.
Җиде ай дәвам иткән проект өч турда узды. Беренчесе сайлау туры булса, икенчесендә бәйгечеләр билгеле җырчылар, эстрада йолдызлары белән берлектә студиядә җырлар яздырып, осталык дәресләре үтеп, тапшырулар әзерләп, эфирга чыкты. Әйткәндәй, “Тургай” конкурсында Башкортстанның төрле районнарыннан 100гә якын бала катнашкан. Хәтта Татарстан һәм ерак Себер якларыннан килгән конкурсантлар да булган.
Һәм, ниһаять, җиңүчеләр Уфа Шәһәр мәдәният сараенда Гала-концертка, бүләкләү тантанасына җыелды.
Конкурсантлар һәркайсы сәхнәдә билгеле артист яисә җырчы белән чыгыш ясады. Әйтик, Уфа кызы Азалия Абдрахманова сәхнәне Гөлфия Шәвәлиева белән бүлеште. Шунысы үзенчәлекле: бәйгедә катнашучылар җыр-биюдә генә түгел, башка төрле сәләтләргә дә ия булып чыкты. Азалия исә музыка мәктәбен хәтта ике кызыл диплом белән тәмамлаган, “Айдар” студиясендә дә белем ала, думбырада уйный. Шәһәр, республика, Бөтенрусия һәм халыкара конкурслар лауреаты. Йөзләгән дипломы бар. Шушы көннәрдә генә Астана шәһәреннән беренче дәрәҗә диплом белән кайткан.
“Тургай” конкурсы лауреаты Ангелина Гафарова Башкортстанның, Татарстанның, Русиянең халык артисты Фидан Гафаров белән чыгыш ясады. Ангелина гран-при бүләгенә — 100 мең сумга лаек булды.
Кушнаренко кызы Резеда Гыйльманова Инсаф Галимов белән җырлады. Резеда да гади кыз түгел. Ул ушу белән шөгыльләнә, кара билбавы бар.
Уфада яшәүче Элина Хәкимова татар телендә бишек җырларын тыңлап үскән. Музыка мәктәбендә фортепиано классында укый. Бик күп республика һәм Бөтенрусия конкурс­ларының җиңүчесе ул, “Русиянең сәләтле балалары” конкурсының Гран-при иясе. Ул Раил Өметбаев белән бер парда булды.
Эльмир Газизуллин белән дуэтта Шаран районыннан Айгөл Закирова чыгыш ясады. Айгөл синтезаторда уйный, бию түгәрәгенә йөри. Төрле конкурсларда катнаша, 70 грамота һәм дипломы бар.
Концертны алып баручы Уфа “Нур” татар дәүләт театры актрисасы Айгөл Габдуллина Благовар районының Языково авылыннан Ләйсән Хәкимова белән берлектә чыгыш ясады. “Алып баручы” ролен дә Айгөл яшь артистлар белән бүлеште.
Диана Сәетгалиева белән Гөлназ Фәхерт­динова, Алия Фәйзрахманова белән Ленар Сафин, Динара Идрисова белән Рөстәм Галиев, Алина Гаделшина белән Гүзәл Әхмәтова, Данияр Мутиков белән Флорида Исмәгыйлева, Эллария Габдрахманова белән Даян Минязев, Индира Сибәгатуллина белән Радик Юлъякшин, Алсу Бакубаева белән Лилиана Ирназарова, Гүзәл Шириязданова белән Азалия Рәшитова, Азалия Гарифуллина белән Айсылу Такыянузова, Регина Терегулова белән Гөлназ Биктимерова һәм башкалар — тамашачылар өчен нәни тургайлар да, билгеле йолдызлар да зур сөенеч китерде.
Иң күңеллесе, әлбәттә, бүләкләү тантанасы булды. “Туган тел” телеканалыннан бүләк сертификатларын аның генеральный директоры Азат Вахитов тапшырды. Урал Рәшитов продюсерлык үзәгеннән җырларны яздыруга сертификатлар бирелде. Башкортстанның һәм Татар­станның халык артисты Айдар Галимов “Айдар” театр-студиясеннән бүләкләр тапшырды. “Хә­зинә-тур” операторының генеральный директоры, җәмәгать эшлеклесе Комил Сираҗет­динов та конкурсантларыбызга күчтәнәчләр әзерләгән иде.
Менә шулай, “Тургай” фестивале яңа исемнәргә, яңа җырларга бай булды. “Туган тел” телеканалы балаларга чын җырчыларны зәңгәр экраннар аша яисә сәхнәдә күрү генә түгел, алар белән бер сәхнәдә басып җырлау мөмкинлеге дә бирде. Балалар студиядә композиторларыбыз белән берлектә җырлар яздырды, видеоклипка төштеләр. Берсеннән-берсе матур күлмәкләр тектерделәр. Чын артист тормышының пәрдәсен ачып карадылар дияргә була!
Читайте нас: