+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
18 декабрь 2014, 21:24

Уфаның яме, халыкның гаме

М. Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрына — 95 ел.Республиканың төп театры сәхнәсендә төрле дәверләрдә бик күп талантлы артистлар, режиссерлар, рәссамнар, композиторлар иҗат итеп, театрның кабатланмас тарихын язган, үз йөзен булдырган. Шушы еллар эчендә театр сәхнәсендә башкорт, татар, урыс, дөнья драматургиясе үрнәкләре булган 700гә якын спектакль куелган.

Иртәгә үтәчәк театр юбилее — ул әйтеп бетергесез илаһи һәм күркәм бәйрәм. Чөнки коллектив бу көндә иң тәүдә яраткан тамашачысына ихтирам һәм рәхмәт хисләрен җиткереп, аңа тагын бер онытылмаслык бәйрәм киче бүләк итәргә омтыла. Кичәдә коллектив, театрның данлы тарихының иң якты битләрен, илебез тормышының да иң истәлекле вакыйгаларына бәйләп сәхнәләштереп, иң мөһим иҗади вакыйгалар аша үтәчәк. Һәм бу һич тә тарих сөйләү, яки үтә җитди һәм рәсми рәвештәге юбилей кичәсе рәвешендә түгел, ә тамашачыга чын мәгънәсендә бәйрәм бүләк итү теләгеннән эшләнә.
Репетиция залыннан чая бер аваз ишетелә, көчле ихтыярлы яшь бер комсомолец тавышы: “Сез бу бөек эшкә әзерме?” Җавап: “Әзер! 95 еллык юбилей тантанасына театр әзер! Без яңа иҗат үрләре яуларга, дөнья театр галәмендә якты йолдыз булып балкырга, халкыбыз рухын сакларга һәрвакыт әзер!” Бу яшьләрчә һәм юмор катыш бирелгән җавапта бүгенге театрның яшьлеге, таланты, егәрлеге, заманча рухы, шаянлыгы да чагыла.
Иҗат юлын 1919 елда башлаган бу данлы коллектив халыкка республиканың тәүге театры, милли сәнгатьне саклаучы һәм дәвам итүче мөһим мәдәният учагы буларак билгеле. Үз сәхнәсендә бер гасырга якын югары әхлакый кыйммәтләрне раслап, ул тынычлык, миһербанлылык һәм мәхәббәт идеалларына хезмәт итә, мәдәниятне, туган телне, милли рухны саклый һәм көчәйтә, халыкны берләштерә. Академия театры — Башкортстанның яшьтәше. Аның тарихында җәмгыятьнең төрле үсеш этаплары, үзгәрешләре һәм халык язмышы ачык чагыла. Бүген театр, милли үзен­чәлекләрен саклап, урыс театр мәктәбе нигезләренә тугры калып, башкорт сәхнә сәнгатенең классик традицияләрен дәвам итә. Бай репертуарында төрле әсәрләр бар һәм алар төрле жанрларда заманча алымнар белән куела.
Соңгы елларда театр яңа иҗади формалар куллана, сәхнә әсәрләре еш кына традицион булмаган ысуллар белән тормышка ашырыла. Кыю экспериментлар үткәрә, труппага яңа көчләр туплый, үзенчәлекле репертуар булдыра.
Бүген репертуарда 30дан артык спектакль бар. Алар арасында “Нәркәс” (И. Йомагулов), “Шәүрәкәй” (М. Бурангулов), “Кодача” (Б. Бикбай, З. Исмәгыйлев), “Әхмәтзәки Вәлиди Туган” (Н. Асанбаев, А. Абушахманов), “Ай тотылган төндә” (М. Кәрим), “Эдип патша” (Софокл), “Ак пароход” (Ч. Айтматов), “Бирнәсез кыз” (А. Островский), “Мулла” (Т. Миңнуллин), “Кара йөзләр” (М. Гафури), “Руди — невер офф...” (А. Абушахманов), “Мин — хатын-кыз” (Т. Миңнуллин), “Җир белән күк арасында” (Т. Гыйниятуллин, Р. Кинҗәбаев), “Мактымсылу, Әбләй һәм Кара юрга” (Т. Гарипова) һәм башкалар бар.
Спектакльләр кую һәм башкару осталыгының югарылыгы театрга төрле фестивальләрдә уңыш яулау мөмкинлеге бирә. Театрның бүгенге труппасы — тәҗрибәле осталар һәм яшьләр — барысы да сәхнәгә бөтен сәләтен һәм мөмкинлекләрен биреп хезмәт итә. СССРның халык артисткасы Гөлли Мөбәрәкова, Русиянең халык артистлары Заһир Вәлитов, Фидан Гафаров, Нурия Ирсаева, Хөрмәтулла Үтәшев, Русиянең атказанган артистлары Хәмит Яруллин, Суфия Корбангалиева, Рәвис Заһитов, Илсөяр Газетдинова, Эльвира Юнысова, Илдар Сәетов, Башкортстанның халык артистлары Муллаян Сөяргулов, Тәнзилә Хисамова, Рәмзия Хисамова, Илдар Гомәров, Әхәт Хөсәенов, Минзәлә Хәй­руллина, Алмас Әмиров, Сара Буранбаева, Светлана Хәкимова, Гүзәл Маликова, Шәүрә Дилмөхәммәтова, Азамат Гафаров һәм башка билгеле артистлар иҗаты һәркайсысы үзенчә, кабатланмас, аһәңле.
Театрның тагын бер күркәм сыйфаты — буыннар бәйләнешен өзмәү. Тәҗрибәлеләр яшьләргә осталык серләрен өйрәтә. 88нче иҗат сезонында труппага Мәскәүнең М. С. Щепкин исемендәге Югары театр училищесын (вуз) тәмамлап, 12 яшь артист килеп кушылды. Алар бүген бик күп спектакль­ләрдә уйный, югары исемнәр ала. Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамлаган яшьләр белән дә труппа даими тулыланып тора. Театр киләчәккә үзенең максаты итеп сәхнә сәнгатенең моңа кадәр ирешелгән казанышларын саклауны, театрга җәмгыятьнең рухи ихтыяҗларына җавап бирергә сәләтле сәнгать төре, социаль белем учагы буларак карап, аның үсешенә рухи этәргеч бирүне, яңа фикер әйтүне, яңа әсәрләр сәхнәләштерүне, тамашачы белән заманча телдә аралашуны максат итеп куя.
2012 елдан театрның сәнгать җитәкчесе — Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты, Русиянең дәүләт һәм республиканың Салават Юлаев исемендәге премияләре лауреаты Олег Ханов.
Театрның әлеге юбилее Мәдәният елы белән туры килде. Юбилей елының иҗади эшчәнлеге шушы ике вакыйгага бәйле алып барылды. Яңа спектакльләр сәхнәләштерү, театр турында китап чыгару, республикабыз халкы белән очрашулар, халыкара фестивальләрдә катнашу, Мәскәү, Казахстан, Ырынбур гастрольләре — юбилей елының иң хәтердә калган вакыйгалары.
Театр барып җитмәслек аралар юк, ди артистлар. Чынлап та, гастрольләр — театр сәнгатенең гаҗәеп бер үзенчәлеге. Безнең театр да оешкан көннәреннән алып тирә-як районнарга гастрольгә чыккан. 1924 елда хәтта гастрольләрдә генә йөри торган күчмә театр да булдырыла. Тоташ зур коллектив акрынлап киң дөньяга чыга башлый.
Мәскәүгә тәүге гастрольләрен 1927 елда ук оештыра. 1930 елда исә СССР халыклары театрлары һәм сәнгате олимпиадасына чакырыла. 1955 елда — Мәскәүдә Башкортстан әдәбияты һәм сәнгате декадасында, 1967 елда Илшат Йомагуловның “Нәркәс” спектакле белән РСФСР драма спектакльләре смотрында катнаша. Мәскәүгә гастрольләр 1935, 1959, 1966, 1972, 1979, 1984, 1999, 2004, 2009 елларда һәм быел булды.
Ленинградка 1975, 1980 еллардагы гастрольләр театрның иҗади үсеше өчен зур әһәмияткә ия вакыйгалардан санала.
Ташкентка — 1986, Алма-Ата, Фрунзе, Ош шәһәрләренә — 1987, Казахстанга быелгы иҗади сәфәрләр истә калырлык булды.
Гафури театры белән Камал театрының иҗади бәйләнешләр тарихы үзе бер китап булырлык. Татарстанга гастрольләр безнең театрның тәүге елларыннан ук уңышлы дәвам итә. Соңгы дәвердә тугандаш ике театрның алмаш гастрольләре ике елга бер оештырыла.
Тамашачылар республикабызның кайсы төбәгендә генә көн итмәсен, югары идеяләр белән яшәүче, чал тарихлы, олпат театрыбызның затлы, зәвыклы сүзе аларның һәркайсысына барып җитә. Урыннарда кешеләр белән җанлы аралашу, спектакльләр күрсәтү театрга туган халкының рухи ихтыяҗы белән яшәргә ярдәм итә.
Читайте нас: