+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
18 декабрь 2014, 21:18

Якты моң иясе

Караидел районы Мәдәният сараеның музыка бүлеге мөдире Илшат Габдуллин турында якташлары шулай ди.Без, журналист халкы, районнарда еш булабыз, кайчак гәзит укучыларыбыз белән очрашулар да үткәрәбез. Шундый чараларга “Кызыл таң”ның тугры, якын дусларын – республиканың киң билгеле сәнгать осталарын да алып чыгабыз. Алар үзләре дә мондый очрашуларда теләп катнаша, чакырмаган очракта хәтта бераз үпкәләп тә йөриләр әле. Шундый дусларыбызны бүген әлеге язмамда рәхмәт йөзеннән исемләп тә үтәсем килә: алар – Фәнүнә Сираҗетдинова, Асия Смакова, Салават Әхсәнов, Гөлназ Биктимерова, Радик Динәхмәтов, Флорида Исмәгыйлова, Зилә Мусина, Илмир Газизуллин, Дамира Сәетова, Ришат Галиханов, Флера Шәрипова, Гөлназ Мөхәммәдиева, Рания Билалова, Инсаф Галимов, игезәк Юнысовлар, Тәкыйулла һәм башкалар.Караидел районының Байкыбаш авылында үтәчәк очрашуга безнең белән ул вакытта әле “Башкортстанның халык артисты” исеме дә бирелмәгән Шамил абый Хәмәдинуров та барган иде. Чараны музыкаль яктан бизәшергә район Мәдәният сараеннан баянчы Илшат Габдуллин килде. Шунда мин Шамил абый белән Илшатның кочаклашып күрешүен күреп аптырап калдым: төпкел бер район баянчысы белән олуг җырчы ничек болай якын таныш? Шушы кызыксынуым тынгы бирмәгәч, Караиделгә чираттагы бер баруымда мин Илшат белән якыннанрак танышырга булдым.

Читайте нас: