+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
23 декабрь 2014, 21:47

“Символ” — осталык билгесе

Уфаның 84нче татар гимназиясе каршында эшләп килүче балалар театр студиясе классик әсәрләрне дә сәхнәләштерә.Символ Гайнетдин-Агыйделский белән Лениза Гайнетдинова — Уфа “Нур” татар дәүләт театрының әйдәүче артистлары. Алар — бәхетле гаилә дә. Аларга сәнгать җене шулкадәр кагылган ки, буш вакытларын да өйдә генә уздыра алмыйлар. Уфаның 84нче татар гимназиясе каршында “Символ” балалар театр студиясе оештырып, режиссер буларак үзләрен сыныйлар. Ә кызлары Әдилә спектакльгә биюләр куйган.

— “Нур”да рольләр булмый торса, үземә урын таба алмыйм, шуңа күрә сәнгатькә якын шөгыль кирәк иде, — дип сөйли Татарстанның атказанган артисты Символ Агыйделский. — Чаллыда эшләгән вакытта балалар студиясен җитәкләдем. Уфага күчеп килгәч, бу эшне дәвам итү максатында 84нче гимназия директоры Равил Идрисовка мөрәҗәгать иттем, ул тәкъдимне хуплады. Гимназия каршында оештырылган театр түгәрәге өч ел эшләп килә. Чаллыда шундый ук студиягә өченче сыйныфтан йөри башлаган, хәзер “Нур” театры актрисасы Айгөл Хәйрул­ли­на да оеш­тыру эш­лә­рендә теләп катнаша.
Студия ишек­ләре һәр сәләтле балага ачык. Анда барлык сыйныф укучылары да шөгыльләнә ала. Шунысы күңелле — булачак артистлар өчен дәресләр түләүсез үтә.
Балаларның спектакльдә катнашу теләге шулкадәр көчле ки, хәтта урыс милләтеннән булганнар да кызыксынып, роль сорап алып, саф татарча уйныйлар икән. Ә кайбер балалар дәрестән соң өйләренә кайтмый, тамаша залына кереп, репетиция карап утыра.

Балаларның спектакльдә катнашу теләге шулкадәр көчле ки, хәтта урыс мил­ләтеннән булганнар да, роль сорап алып, саф татарча уйныйлар.

“Символ” балалар театр студиясе быел Казанда балалар һәм үсмерләр театр коллективлары арасында узган “Иделкәем” смотр-конкурсында уңышлы чыгыш ясый. Бәйгегә алар Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдыз­лар”ын алып бара. Спектакльдә 25 бала катнаша. Рольләрдә — өлкән сыйныфлар, ә массовкада башлангыч сыйныфлар укучылары уйный. 600 үзешчән коллектив арасында уфалылар икенче урын яулый. Символ Сәлим улының режиссерлык эше дә югары бәяләнә.
— Балалар өчен әлеге түгәрәк бик кирәк, — дип әңгәмәгә кушылды Башкортстанның атказанган артисткасы Лениза Гайнетдинова. — Беренчедән, алар татар телендә иркен аралаша башлый. Кыюлана төшәләр. Кайбер бала, сорауга җавапны белсә дә, кайчак кул күтәреп җавап бирергә кыенсынып утыра. Өстәвенә, ата-аналар да тыныч, чөнки балалар урамда шөгыльсез йөрми. Тагын бер уңай ягы — укучылар пьеса өйрәнә. Мәсәлән, “Сүнгән йолдызлар” 11нче сыйныф программасына кертелгән. Балалар аны укып кына калмый, сәхнәдә дә менә дигән уйный.
“Символ” балалар театр студиясе җитәкчеләре ассызыклавынча, бу уңышта гимназия директорының да өлеше зур. Равил Идрисов үзен актер буларак сынаган, театр дөнья­сына гашыйк кеше. Казанга сәфәр оештыру мәшә­катьләрен ул тулысынча үз өстенә ала. Директор урынбасары Ай­гөл Минһаҗева да студия өчен җан атып тора. Гимназия укытучыларына ак­терларның рәхмәте чиксез.
Студиядә шөгыль­ләнү­че балаларның барысы да талантлы. Җитәкчеләр, мәктәпне тәмамлап, актер булырга хыялланучы Камилла Якупова белән Илнара Габдрахманованы билгеләп үтте. “Гимназия­нең йөзек кашы булган кызлар укуда да алдынгы. Аларның хыялын тормышка ашыру өчен кулыбыздан килгәнчә ярдәм итәчәкбез”, — диде Символ Агыйделский.
Студия бүген Яңа ел премьерасына әзерләнә. Хәлим Җәләйнең “Сихерләнгән йозак” пьесасы буенча спектакльне мәктәптә дә, “Нур” театрының кече сәхнәсендә дә күрсәтү планлаштырылган. Әти-әниләрнең, гимназия укытучыларының рәхмәт сүзләре Лениза ханым белән Символ әфәндене яңа үрләр яуларга дәртләндерә.
Читайте нас: