+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
25 декабрь 2014, 21:03

Кыш бабай барчабызны да тигез ярата

Башкаланың Халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсендә мөмкинлекләре чикле балалар катнашлыгында Яңа ел фестивале үтте.Купшы чыршылар уртасында урнашкан мәһабәт күргәзмә комплексы мәйданы бу көнне әкият илен хәтерләтте. Чарада катнашучы 400дән артык бала янына аниматорлар, “Абрикос” зоопаркы, Атлар иппотерапиясе үзәге, Ут театры, Айдар Галимов театр-студиясенең вокал мәктәбе вәкилләре һәм башка кунаклар килде.

Чыгышларның, уеннарның күбесе мөмкинлекләре чикле сабыйларга яраклаштырылган. Алар шунда ук сәламәт яшьтәшләре белән аралаша. Аларны берләштерүгә юнәлтелгән чара “Безнең киләчәк” — “Русия — бердәм гаилә” Хәйрия фонды тарафыннан әзерләнгән. Оештыручылар арасында “Сандугач” социаль кино һәм үсеш үзәге, “Ана йөрәге” төбәк иҗтимагый оешмасы, Реабилитация үзәге дә бар.
“Сәләтләр йолдызлыгы” Республика бәйгесендә финалга чыккан нәни башкаручылар, Динара һәм Динар Рудьевлар, Тирон һәм Артур Sohappy һәм башка артистларның чыгышы алкышларга күмелде.
Башкаланың 59нчы интернат-мәктәбеннән килгән укучылар сәнгатьне ярата. Бию түгәрәге җитәкчесе Зәбирә Даутова сүзләренә караганда, анда кырыклап бала йөри. Сәламәтлеккә туймаган сабыйларның күбесенә килешле хәрәкәт итү серләре гомер буена кирәк булачак, шуның өчен дә моңа алар бик тырышып өйрәнә.
Беренче Яңа ел фестиваленә күпбалалы гаиләләр дә килгән. Дим бистәсеннән Альбина һәм Юрий Рыбниклар гаиләсендә берсеннән-берсе кечкенә өч кыз үсә. Вилена, Виолетта һәм Настяның әниләре яңа гына 25 яшен тутырган. “Безнең кебек яшь гаиләләргә Яңа ел алдыннан үткәрелгән бу чара Кыш бабай бүләге дә, үзенчәлекле ярдәм дә”, — ди ул.
Уфа шәһәреннән Айгөл Ибраһимова чараның бер бизәге булды. Әнисе Гөлшат ханым ярдәменә таянып кына йөрүче бу кыз сәхнәгә чыккач үзен шулкадәр иркен тотуы, дәртле җыры белән бөтен залны үзенә каратты, алкышларга күмелде.
Фестивальдә катнашу сәламәт балалар өчен дә үзенчәлекле тормыш мәктәбе булды. Гомумән, алар да, мөмкинлекләре чикле сабыйлар да бу бәйрәмгә ихлас шатланды. Аларның Кыш бабайга әйткән теләкләре кабул булсын иде!
Читайте нас: