+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
30 декабрь 2014, 22:10

Бөек әдип иленә сәяхәт

Күмертау шәһәре үзәк китапханәсе каршындагы 3нче филиалда “Тукай иле” дип аталган бәйрәм чарасы үтте.Бәйрәм бөек әдипнең “Бәйрәм бүген” дип аталган шигыре белән башланып китте. Татар телен өйрәнүгә махсуслашкан 6нчы мәктәп укучылары бу бәйрәмнең иң актив катнашучылары булды. Балалар туган телдә шигырьләр укыды, “Туган тел” җырын башкарды, 3нче башкорт гимназиясе укучысы Инзирә Мөхәммәтшина татар халык биюе белән күңелләрне яулады.

Мәктәп балалары Тукайның әкиятләрен сәхнәләштерде. Әлинә Хәлилова, Розалина Рәхимова, Элина Усманова, Әлфинә Хамбәкова һәм Алсу Җәлилова рольләрне зур осталык белән башкардылар. Бәйрәм Тукайның “Шүрәле” әкияте буенча төшерелгән фильм белән тәмамланды. Әлеге әкияттә татар халкына хас зирәклек, хезмәт сөючәнлек һәм табигатькә сөю сыйфатлары чагылыш тапты.
Куергазы районының Зәк-Ишмәт авылы халкы нәкъ шушы күркәм сыйфатлары белән аерылып тора. Аларның хезмәткә мөнәсәбәте һәм рухи байлыгы турында ихата тутырып мал асраулары, бизәкле коймалары һәм йорт алдындагы аллы-гөлле чәчәкләр дә сөйли торгандыр. Күмертауның шәрәфле шәхесләре Закир Әкбәров белән Җәүдәт Усманов та нәкъ шушы авылда туып үскән. Җәмәгать эшлеклесе, язучы һәм танылган публицист Закир Әкбәров күптән түгел генә якташларын “Почтальон малае” дигән яңа китабы белән сөендерде.
Җәүдәт Усманов гимназиядә балаларны музыка сәнгатенә өйрәтә. Аның иҗаты Башкортстанда да, Татарстанда да танылу яулап өлгергән. Усманов җитәкчелегендәге “Сөмбел” вокаль ансамбле бик күп бәйгеләрдә җиңеп, шәһәрнең мәдәни үсешенә лаеклы өлеш кертә.

Әлфия ДӘҮЛӘТШИНА,
китапханәче
Читайте нас: