+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
30 декабрь 2014, 22:08

“Сезгә ачам күңелемне...”

Стәрлебашта Наилә Гыйззәтуллинаның иҗат кичәсе узды.Шушы көннәрдә Стәрлебаш районы Мәдәният сараенда шагыйрә, өч китап авторы, Башкортстан халыкны социаль яклау тармагының атказанган хезмәткәре, район пенсия фонды бүлекчәсе начальнигы Наилә Гыйззәтуллинаның иҗат кичәсе үтте. Бу тантана белән тәбрикләргә аның туганнары һәм якыннары, таланты алдында баш иючеләр җыелды.

Чараны “Гомерләр балкышы” җыры белән популяр җырчы, композитор һәм күпсанлы җырлар авторы Зифа Нагаева ачты. Ул кичәне алып баручы да булды. Зифа Нагаева Наилә Гыйззә­туллинаны киң һәм ачык күңелле кеше, тәҗрибәле һәм таләпчән җитәкче, сөекле хатын, апа, өч бала әнисе, хәстәрлекле картәни, тугры ахирәт буларак бәяләде.
Кичәдә Наилә Гыйззәтул­линаның Бөек Ватан сугышы елларында булган тарихны тасвирлап язган әсәре сәхнә­ләштерелде. Рольләрне зур осталык белән Наилә Кадыйр кызы үзе һәм Хисаметдин Исмәгыйлев башкардылар. Шулай ук, кичә героинясының балачагыннан һәм үсмер елларыннан күренешләр уйналды. Аларда төп рольләрне Илмир Йосыпов, Юлай Халитов, Алсу Гаделшина, Айлинә Фазылова, Рима Басыйрова, Ирек Гыйз­зәтуллин уйнадылар.
Бу кичтә Наилә Гыйззә­туллинаны котлаучылар, аның хезмәтенә югары бәя бирү­челәр күп булды. Алар арасында — “Бердәм Русия” партиясенең Башкортстан буенча Башкарма комитеты җитәкчесе Рәмзил Ишсарин, Башкорт­станның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның атказанган сән­гать эшлеклесе, күпсанлы җыр текстлары авторы Рамил Чурагул, район Советы секретаре Айгөл Мусакаева райо­нның күренекле кеше­ләре.
Әлбәттә, бу тантана белән аны якыннары, район язучылар оешмасы вәкилләре — Фәрит Әхмәтов, Хисаметдин Исмә­гыйлев, Лилия Кәри­мова, Фәүкать Котлышин, Гөлсинә Басыйрова һәм Пенсия фонды бүлекчәсе коллективы, күрше­ләре котлады. Кайчагында сәхнә котларга теләүчеләрне сыйдырмас кебек тоелды.
Чәчәк бәйләмнәре, бүләк­ләр, Зифа Нагаева башкаруында моңлы җырлар, Илсөяр Хакетдинова бүләк иткән бию — барысы да бәйрәмчә булды.
Кичә ахырында Наилә Гыйззәтуллина җыелу­чыларга олы рәхмәтен белдерде.
— Мин — бик бәхетле һәм бай кеше, — диде ул. — Бә­хетем — гаиләм, якыннарым, дусларым, хезмәттәшләрем булуда. Аларның ярдәмен, хуплавын минут саен тоям. Байлыгым — Ходай бүләк иткән сәләт. Йөрәк түреннән чыккан котлауларыгызны тыңлап, җылы карашыгыз һәм елмаюларыгызда коенып, яратуыгызда тагын бер тапкыр инандым.
Иҗади шәхеснең таланты алдында баш иючеләр өчен аның бу сүзләре иң зур бүләк булгандыр. Киләчәктә дә Наилә Кадыйр кызы яңадан-яңа әсәрләре белән куандырыр әле дигән өметтә калабыз.
Читайте нас: