+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
14 гыйнвар 2015, 21:13

Унбишкә торган бишәү

Узган Мәдәният елында шушы өлкәдә эшләүчеләргә матди ярдәм күрсәтү, мәдәният йортларын һәм клубларны төзекләндерү, концерт костюмнарын, башка җиһазларны яңарту белән генә чикләнмәделәр. Бу безнең эшчәнлегебезгә яңа сулыш өрде. Дәүләт ярдәме — бер, ә үзең эшләп тапкан акча — бөтенләй икенче, чөнки ул үз-үзеңә ышаныч тудыра, эшкә дәрт уята.

Без районның сәхнә ветераны, Мәндән авылы мәдәният йорты директоры, жырчы Илгиз Шәвәлиев җитәкчелегендә концерт төркеме оештырдык. Ул, нигездә, биш кешедән тора: Илгиз Хаҗи улы, мәдәният йортлары сәнгать җитәкчеләре Зөмирә Насретдинова (Мәндән), Гөлфирә Мөхтәсимова (Слак), Алсу Сөләй­манова (Иске Васильевка) һәм Никифардан — мин. Безгә Никифар авылы мәдәният йорты директоры Илһам Фазылов һәм башка мәдәният учаклары җитәкчеләре зур ярдәм күрсәтә.
Узган ел берничә ай эчендә Әлшәй рай­онының Әбдрәшит, Ташлы, Гайниямак, Мән­дән, Слак, Иске Васильевка, Никифар, Мия­кәнең Биккол, Рассвет, Сатый, Бөрҗән һәм Каран авылларында чыгыш ясап өлгердек. Иң куанычлысы, халык безнең концертларга теләп йөри. Чөнки төп максатыбыз — мәдәни чараларга сусаган авыл халкының күңелен күтәрү.
Алда безне бик күп яңа очрашулар көтә. Мәдәният елы яңача уйларга, эшләргә өйрәтте, мәдәни учакларны җанландыруга булышлык итте.

Фәнисә Габитова,
Никифар авылы мәдәният йорты сәнгать җитәкчесе.
Читайте нас: