+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
21 гыйнвар 2015, 01:17

Фестивальгә рәхим итегез!

22-24 гыйнварда Бөре шәһәрендә XXI “Крещение салкыннары” эстрада җырлары һәм биюләре ачык республика фестиваль-конкурсы үтәчәк. Аны оештыручылар — Мәдәният министрлыгы, Халык иҗаты үзәге, Бөре районы хакимияте.

Ул сәләтле яшь башкаручыларны һәм иҗат коллективларын ачыклау һәм аларга булышлык итү, мәдәниятне, яшьләр иҗатын үстерүгә булышлык итү, яшь башкаручыларның иҗади мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру, җәмәгать оешмалары игътибарын яшьләр проблемаларына җәлеп итү максатында үткәрелә.
Җиңүчеләр “Эстрада җыры”, “Эстрада биюе” һәм “Эстрада музыкасы” номинацияләре буенча билгеләнәчәк.
Конкурсантларны вокал, хореография һәм инструменталь иҗат өлкәсендәге белгечләрдән торучы абруйлы жюри бәяләячәк.

Башкортстан Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.
Читайте нас: