+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
22 гыйнвар 2015, 22:36

Халык күңеле — “Замана”да

Әлеге фольклор-эстрада коллективы Әлшәй тамашачыларын ике дистә ел куандыра.“Замана” — үзенчәлекле, чагу һәм дәртле коллектив. Аның чыгышлары һәрвакыт бәйрәмгә әверелә. Кайда гына булмасын, куәтле энергетикасы белән сокландырып, үзенең җыр-моңга сәләтле булуын раслый.

“Замана” район Мәдәният сараенда 20 ел элек оештырыла. Коллективта халык җырларына, биюлә­ренә, гореф-гадәтләренә, фольклорга һәм, әлбәттә, сәнгатькә битараф булмаган төрле яшьтәге һөнәр ияләре катнаша. Ә халык иҗатын сөйгән егет һәм кызларга аларның фикердәше, үзе артыннан башкаларны ияртә алучы оста оештыручы һәм һәрьяклап сәләтле Фәнилә Галимова җитәкчелек итә. Әлеге уникаль фольклор коллективы нәкъ аның башлангычы белән төзелә дә инде.
Шушы елларда райондагы бер генә чара да “Замана” катнашлыгыннан башка үтми. Аның популярлыгы елдан-ел арта. Коллективның башкорт халык иҗаты үрнәкләрен яхшы белүе, дәртле һәм соклангыч чыгышлары, чын мәгънәсендә, музыкаль театрны хә­терләтә. “Замана” коллективы репертуарында тамашачы яратып өлгергән Дим башкортларының “Мең ыруы җыены”, “Яшьләр тавы”, “Туй йоласы”, “Аулак”, “Уракта”, “Кичке уен”, “Җәй­ләүдә” һәм башка уеннар бар. Коллектив, шулай ук, республика фестиваль­ләрендә һәм үзешчән сәнгать смотрларында уңышлы чыгыш ясый. “Замана” — “Башкортстан — Урал энҗесе”, “Ата-бабалар җире”, “Тылсымлы моңнар”, “Ашкадар таң­нары” кебек төбәкара, республика милли мәдәният фестивальләре лауреаты. Күпсанлы бүләкләр арасында Мәдәният министрлыгы, республика Халык иҗаты үзәге һәм район хакимияте Почет грамоталары һәм дипломнары да бар. Ансамбль ун ел инде халык коллективы исемен йөртә.
Үзешчән ансамбль өчен 20 ел — нәрсә ул? Әлбәттә, бу аз вакыт түгел, “Замана” фольклор ансам­блендә эшли башлап, һөнәри-иҗади эшчәнлек үрләрен яулаучыларның исемнәре үзе бер тарих. Шушы коллективтан олы сәхнәгә юл алган Урал Рәшитов, Фәрваз Килдеголов, Хәлимә Габбасованы монда бүген дә горурлык белән искә алалар.
Әле фольклор-эстрада коллективы яңа иҗади эзләнүләрдә. Анда яшь, әмма талантлы кызлар һәм егетләр, халык энҗеләрен өйрәнеп, яңа сәхнә ачышлары ясау теләге белән яна.
Кызганычка каршы, узган ел яз каты авыру Фәнилә Галимованы арабыздан алып китте. Әлшәйдә бу фидакарь сәнгать эшлеклесенең якты истәлеге булып “Замана” фольклор-эстрада ансамбле калды. Аны халык бүген күбрәк “Фәнилә Галимова” ансамбле дип йөртә.
Читайте нас: