+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
28 гыйнвар 2015, 21:58

Аларны дөнья таный!

“Башкортстанның мәдәни башкаласы” республика марафонында Борай районы беренче урын яулады.Республикада узган Мә­дәният елы кысаларында оештырылган “Башкорт­станның мәдәни башкаласы” марафоны бу олы чараның аерылгысыз бер өлешенә әверелде. Борай районы аны беренчеләрдән булып кабул итте һәм ел матур чараларга бай булды.

Бүген төбәктә Рәүфә Галиева исемендәге Мәдәният йорты һәм аның 38 филиалы эшли. Шулай ук 26 авылда филиалы булган үзәкләштерелгән китапханәләр системасы ха­лыкка мәдәни хезмәт күрсәтә. Узган елда борайлылар мәдә­ният челтәрен киңәйтүгә иреш­те — мәдәният йортының өч филиалы һәм бер модельле китапханә ачылды. Районда сәнгать мәктәбе уңышлы эшли. Мәдәният учаклары халыкны үзешчән сәнгать түгәрәкләренә җәлеп итә. Бу коллективларның 16сы “халык” һәм “үрнәкле” исемнәрен йөртә. Борай һә­вәскәрләре республика, ил күләмендәге һәм халыкара фестиваль-конкурсларда даими катнашып, югары уңышларга ирешә.

Районда Мәдәният елына багышланган күптөрле чаралар үтте. Алар арасында авыл билә­мәләренең “Йөрәктән — йөрәккә” марафоны аерым урын алып тора. Чара мәдәният йортларында һәм клубларда концертлар оештыруга гына кайтып калмыйча, халкы­быз­ның гореф-гадәтләрен, йолаларны, онытылган кәсепләрне тергезүне дә үз эченә алды. Төрле кул эшләре күргәз­мәләрендә борайлыларның ата-бабадан калган мирасны кадерләп саклавы ачык чагылыш тапты. Районда палас сугу, чигү, тимерне чүкеп би­зәкләр ясау осталары аз булмавы ачыкланды. Шунысы куанычлы — марафонда яшьләр һәм балалар да теләп катнашты.

Мәдәният елында Борай җирендә тагын бер олы вакыйга булды — “Танып-Су- 2014” Бөтенрусия арт-сим­позиумы үтте. Анда илебезнең бик күп төбәкләреннән 25 профес­сиональ рәссам кат­наш­ты. Төп темасы “Танып” легендасы булган симпозиум кысаларында төрле чаралар оештырылды, борайлыларның рәсем сәнгате белән ныклап кызыксынуы ачыкланды. Быел арт-симпозиумны халыкара дәрәҗәдә үткәрү планлаштырыла.

Район мәдәният учрежде­ние­ләре, иҗат коллективлары төрле фестиваль-конкурсларда актив катнашып, югары уңыш­ларга иреште. Республикада гына түгел, ил күләмендә күптән танылу алган “Дуслык” һәм “Эдельвейс” бию ан­самбльләре Сочида үткән ХII “Содружество” халыкара фестиваль-конкурсында Гран-при яулады. “Эдельвейс” ансамбле “Олы Уралның вакыт ритмнары” төбәкара фестива­лендә “Эстрада биюе” номи­нациясендә беренче дәрәҗә дипломга лаек булды. “Энҗе” үрнәкле балалар ансамбле, “От фолка до модерна” балалар һәм үсмерләр иҗаты республика конкурсында беренче урын яулап, Гер­маниядә үткән “Open World-2014” халыкара балалар программасында катнашу хокукына иреште. Алар монда да уңышлы чыгыш ясап, җиңү­челәр исә­бендә Берлин, Лейпциг, Кас­сель шәһәр­лә­рендә Башкортстан, Русия данын лаеклы яклады.
Читайте нас: