+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
28 гыйнвар 2015, 21:51

Биология факультеты... сандугачы

Сәйдә Ильясова — Башкортстанның халык артисткасы, республика конкурслары лауреаты, Башкортстан дәүләт филармониясе солисткасы. Билгеле җырчы, кызыклы, эчтәлекле тамашалар куйган сәләтле режиссер, актриса — болар барысы да Сәйдә Гали кызы турында. Шушы көннәрдә ул юбилей кичәсен үткәрергә әзерләнә. Борма-борма юллар аша үтеп, сәхнәгә нинди җилләр алып килгән аны? Шушы хакта белү өчен без җырчының үзенә мөрәҗәгать иттек.

— Үзешчән сәнгатьтә катнашып йөрүемә — 15, профессиональ сәхнәдә иҗат итүемә янә шулкадәр ел үтеп киткән. 1982 елда сәхнәгә беренче тапкыр аяк басканда җырчы булып китәрмен дип күз алдыма да китермәгән идем. Барысы да көтелмәгәндә генә хәл ителде. Башкортстан дәүләт универси­тетының биология факультетына укырга керер өчен балл җитмәгәч, Стәрлетамак шәһәрендә дәваха­нәдә санитарка булып эшкә урнаштым. Авырулар йоклаган чакта кызлар белән шым гына җырлап утыра торган идек. Бервакыт кызларның берсе: “Менә монда матур җырлый аласың ла ул, ә сәхнәдән шулай итә алырсыңмы?” — дип минем белән бәхәс корды.
Мин, чәмләнеп китеп, чыктым да дәваханәнең сәхнәсенә менеп кычкырып җырладым. Барысы да сокланып, синдә бит җырчы сәләте бар, дип гаҗәпләнде.
Гомумән, шулай чәмле булуым минем арытабангы тормышымда да нык ярдәм итте. Нинди генә бәйрәм булмасын, барысында да минем чыгышымны алкышларга күмеп, зур кинәнү белән көтеп алдылар. Урыс җыры ансамблендә ике ел чыгыш ясадым. Әмма, ни өчендер, сәнгать юлына басу теләге булмады. Үзсүзләнеп, университетка барыбер укырга кердем.
Күңелле студент тормышына шунда ук кушылып киттем. Барлык мәдәни чараларда да зур теләк белән катнаша торган идем. Факультет, университет, республика дәрәҗәсендәге бәйрәмнәр булсынмы — барысында да чыгыш ясый идем. “Биология факультеты сандугачы” дип тә атап йөртәләр иде мине. Университетның ”Ирәндек” бию ансамбле белән бөтен Башкортстанны урап чыктык, Казахстанда, Германияда чыгыш ясадык. Анда җырлау белән беррәттән, концертларны да алып бара идем. Үзешчән коллективта шөгыль­ләнүем, Опера һәм балет театрына спектакльләргә еш йөрүем эзсез үтмәде. Опера җырчысы булу теләге туды берзаман.
Университетны тәмамлап, Рәми Гарипов исемендәге гимназия-интернатта медицина классында тәрбияче булып хезмәт юлын башладым. Уфа сәнгать институтында халык җырлары бүлегенең яңа ачылган вакыты иде. Шулай бервакыт Роберт Юлдашев миңа шунда укырга керергә тәкъдим ясады. Аның сүзен екмас өчен генә институтка барып җырладым һәм мине укырга алдылар.
Сәнгать институтында мин үзем өчен яңа дөнья ачтым. Дәртләнеп, җыр-моң серләренә өйрәнә башладым. Флүрә Килдиярова классында белем алуым белән бә­хетлемен. Ул миндә үз-үземдә ышаныч тудыручы да, акыллы киңәшләре белән һәр­вакыт ярдәм итеп торучы да булды. Аның киңәше буенча мин телевидениедә Салават Низа­метдинов көенә, Төхфәт Янә­би сүзләренә язылган өч җырның аудиоязмасын яздырдым. Шулай ук, Алмас Гафаровның “Ант” төркемендә алып баручы, җырчы булып гастрольләрдә йөрдем.
Институтны тәмамлагач, Башкортстан дәүләт филар­мония­сендә әдәби-музыкаль лекторийда иҗат юлымны башладым һәм бүгенгәчә шундамын. Мин зур кинәнү белән башкорт халык җырларын башкарам. Аларның тарихын сөйләп җырларга яратам. Әлфия Кәли­муллина, Райман Ишбаев, Азат Аеткулов белән халык иҗатын, фольклорны пропагандалаучы бригада төзеп, бөтен республиканы иңләп-буйлап чыктык.
Башкорт халкының гореф-га­дәтләрен, йолаларын оста чагылдыручы, бөек шәхесләрнең иҗа­тына багышланган бихисап программалар да сәхнәләш­тер­дем. “Кәк­күк чәе”, “Шагыйрь һәм мәгърифәтче Акмулла”, “Бер гаилә булып”, “Дөнья халыклары биюе”, М. Акмулла һәм З. Исмә­гый­лев­ның иҗатына багышланган “Бөеклектән рухланам” кебекләре тамашачы күңеленә аеруча хуш килде. Гаилә елына багышланган “Илкәемнең шиңмәс әманәте” дигән программада башкорт халык җырлары традицион рәвештә дә, орган, кыллы квартет, Баш­кортстанның халык уен кораллары милли оркестры озатуында да яңгырады.
Читайте нас: