-1 °С
Ачык
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
5 февраль 2015, 01:04

“Тиле яшьлек” килә

16 февральдә Туймазы татар дәүләт драма театры Мос­тай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрына Ибраһим Абдуллинның “Тиле яшьлек” дигән комедиясе белән киләчәк. Спектакльнең ре­жис­серы — Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов.

Күренекле башкорт драматургы, прозаик, шагыйрь Ибраһим Абдуллин әлеге әсәрен 1972 елда язган. Пьесаны Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театры сәхнә­ләштереп, спектакль озак еллар уңыш белән барганын, соңгы елларда бу театрның әсәрне яңача куелышта янә тергезүен беләбез. Шулай ук, Башкортстанда шушы елларда “Тиле яшьлек”кә Стәрлетамак театры да тукталды.
Әсәрдә вакыйга кечкенә бер авылда бара. Совет заманы. Уттай печән өсте. Авылда эш кайный. Көннәрнең берсен­дә бу авылга яңа белгеч — Сандугач (Алсу Вәлиева) исемле бик чибәр 19 яшьлек агроном кыз килә һәм шунда ук авыл егетләрен үзенә гашыйк итә. Егетләрнең һәркайсы аның мәхәббәтен яуларга омтыла.
Туймазы театры спектакле җиңел, якты булуы белән күңелне сихәтли. Сәхнә әсәрендә тискәре образ бөтенләй бирелмәгән. Берсенең дә җанында керле уй, мәкер юк; тормыш авырлыгыннан бөгелеп төшкән кеше дә, бер-берсеннән көнләшә-көнләшә кара янып мал артыннан куу, урлашу кебек хәлләр дә юк. Һәммә геройлар да эшчән, уңган, булдыклы. Һәммәсенең дә йөрәгендә — эшкә дәрт, беләгендә — көч. Бары­сының да күзләрендә яшәү чаткысы, күңелендә матур киләчәккә ныклы ышаныч. Авылны җыр-бию, уен-көлке, җор сүз ямьләп тора. Дәртле, күтәренке көйләр белән сәхнә әсәрен Башкорт-станның атказанган сәнгать эшлеклесе Ришат Сәгыйтов бизәгән.
Зөлкарнәй образын театрның яшь актеры Марат Хәсәнов башкара. Театрда берничә генә ел эшләвенә карамастан, тамашачылар аның төрле образларны шактый югары дәрәҗәдә башкарып чыкканын күрде. Әлеге роле дә игътибарга лаек. Зөлкарнәйнең тышкы кыяфәте, төс-башы килешле булганлыктан, авыл кызлары аның белән очрашыр өчен атлыгып тора. Дуслары янында егет кайчак эреләнебрәк тә, очыныбрак та китә. Рәиснең әйткәннәре дә бер колагыннан кереп, икенчесеннән чыга. Нәрсәгә тотынса, шул кулыннан килгән, сөйкемле сөяге, шук, ихлас күңелле булганы өчен аның холкындагы кимчелекләрне авылдашлары әллә ни искә алмый.
Зөлкарнәй кебек үк шук егетләр — Бытбылдык (Руслан Вахитов) белән Хәнифнең (Марсель Мөсәвиров) уенын күзәтеп, бөтен авыл егетләрен күзал­ларга була.
Әсәрдә иң өлкән герой — Шифа­бикә әби. Бу образны Башкортстанның атказанган артисткасы Рәсилә Сәлим­гәрәева башкара. Әби, шактый өлкән яшьтә булуына карамастан, һаман әле күңеле белән яшьлегендә йөри. Шуңа да яшь-җилкенчәк аңа тартыла, аны егетләр яшь кыздай шаярта, мәхәббәт серләре белән уртаклаша-киңәшлә­шәләр. Шифабикәнең өс-башы бик пөхтә, килешле, йөзе һәрчак көләч, адымнары җиңел, тавышы ягымлы.
Шифабикә әбидә яшәүче Сандугач — “күзләреннән очкын чәчрәтеп” торучы, үз-үзенә ышанучы, тәвәккәл кыз. Ул үз вазыйфасын бернидән куркып тормыйча, алган белемен кулланып башкара. Яшь белгеч, үз алдына кыю максатлар куеп, һөнәрен тагын да тирәнтенрәк өйрәнергә, хезмәт үрләре яуларга омтыла. Шул ук вакытта егетләр күзләргә дә өлгерә. Сандугач, егетләрне гашыйк итеп, үз артыннан ияртә: укырга, белем алырга әйди, әдәплелеккә, мәдәниятле булырга өйрәтә; хәйләләп, сиздермичә, нәзакәтле генә итеп тәрбияли.
Спектакльдә бер генә герой да башкаларга битараф түгел: рәис Сәйдә апа (Башкортстанның атказанган артисткасы Гөлназ Латыйпова) бигрәк тә яшьләрнең киләчәге өчен борчыла. Авылның мут егетләрен дер селкетеп кенә тотмый, кирәк чакта шелтәли дә, эшчеләрнең хезмәтен лаеклы, гадел бәяли дә, яшь кадрлар әзерләргә, колхозга яңа эш алымнары кертергә тырыша.
Калмык Республикасының атказанган рәссамы Валерий Яшкулов сәхнәне искиткеч зәвыклы бизәгән. Геройларның костюмнарында да, сәхнә корылмаларында да ак һәм алтынсу төсләр өс­тен­лек итә. Җылы алтынсу төс — өлгер­гән иген, башак төсе. Ә ак төс, әлбәттә, халыкның керсез күңеле. Спектакльдәге искиткеч оста эшләнгән көлтәләр, ки­бәннәр, су буенда үскән бөдрә тал — һәркайсының бөртекләп, күңел җы­лысын салып эшләнгәнлеге сизелә. Ки­бәннәр артында, еракта, алсуланып кояш бата — барысы да соклангыч, ма­­тур. Сәхнә бизәлеше аша авыл тор­­­мышының әкияти матурлыгы бирелгән. Җәйнең йомшак җилләрен, чапкан печән, кыр исләрен тойгандай буласың.
Спектакльне сәхнәгә чыгарып, режиссер Байрас Ибраһимов совет заманының искиткеч яхшы якларын хәтеребезгә төшерде. Кереп адашырлык ишелеп уңган иген басулары күз алдына килде. “Совет заманы — торгынлык еллары иде”, дип тәнкыйтьләүчеләр дә җитәрлек. Яхшы ягын санап үтсәк, ул заманнарда җәмгыять һәркем өчен борчылган: укыганмы ул, эшлиме, гаиләсендә проблема юкмы? Совет кешесе иртәгәсе көннең бүгеннән матуррак булырына ышанган. Кешеләрнең рухын ышаныч, өмет ныгыткан. Бәхәс­сез, яши белгән кешегә бүгенге көннең дә уңай яклары җитәрлек. Мәсәлән, кешенең ирекле булуы. Кулыңнан ни килсә — шуны эшлә. Хәзерге заман үзаллылык, өлгерлек, тапкырлык, ныкышмалылык сорый. Бүген иң күп кулланылучы сүз — акча. Авырсаң — акча, укырга теләсәң — акча, фатир алырга — акча… Яшәргә тырышып, кеше үзе дә сизми акча артыннан куа башлый. Акча күбрәк булган саен кеше саранлана, битарафлана бара. Акча кешене боза. Эшләп-эшләп тә акча таба алмаган, хәерчелек чигендәге кеше дә бозыла: ул усаллана, явызлана, күңеле ката. Ни эшләргә, кайда сугылырга белмичә рухлары сынган, күңелләре каткан кешеләр күп бүген җәмгыятьтә. Кайчак яшь кенә мәктәп баласының явызлыгын, кансызлыгын күреп, сискә­неп китәсең. “Тиле яшь­лек”не карагач, шундыйрак моңсу уйларга бирелдем...
Читайте нас: