— Сүзне сагышлы җырларыгыздан башлыйсы килә. Әлеге юнәлештә җырлавыгыз белән башкалардан аерылып торасыз да кебек...
— Җырлардагы сагыш — ул тормышның ачысын бик иртә һәм күп тапкыр татыганнан. Әни назыннан иртә мәхрүм булдым. Бертуганнарымның да гомере кыска булды. Сигез баладан бүген өчебез генә исән-сау.
Ә сигез яшькә кадәр — ул иң күңелле балачак мизгелләре. Туган төягем — Башкортстанның Яңавыл районы Уракай авылында абый-энекәшләрем белән җырлашып үстек. Өй түрендә һәрвакыт баян торды. Иң яратып уйнаган уенны да хәтерлим — “армиягә озатышлы”. Әйе, арабыздагы егетләрнең берсе, имеш, армиягә китә. Ә без, җырлый-җырлый, баян тартып аны хәрби хезмәткә озатабыз. Шундый иҗади, үзебез уйлап тапкан уен иде. Нинди генә мәҗлес узмасын, мине җырларга чакырдылар. Авылдагы бер каз өмәсен дә калдырган юк иде. Авыл клубында узган һәр мәдәни чарада да катнаша идем. Тәүге җырымны да хәтерлим:
“Йодрык кадәрле,
йомры гәүдәле, ак тәнле,
Эх, бигрәк тәмле — бәрәңге!”
Шундый якты балачак хатирәләре белән яшим. Әниемнең якты дөньядан вакытсыз китүе язмышның коточкыч сынавы булды. Аннары Уфа, Яңавыл интернатлары...
Урта белем алгач, химия-технология институтына укырга керәм, дип, Казанга киттем. Яңавылда тимер юл бит, күрше республика башкаласына поездлар йөреп тора, шунлыктан да Уфага китмәгәнмендер. Барып төштем. Кесәдә — 60 сум акча, каршы алучы беркем юк. Чит шәһәрдә бөтенләй югалып калдым. Институтка керү теләге югалды. Ә авылга кире әйләнеп кайту — оят. Вокзал уртасында басып калдым. Шунда: “Укырга кая барырга?” дип язылган белдерүгә күзем төште. Вариантлар күп, әмма миңа, авыл баласына, тулай тораклысы кирәк иде. Казан элемтә техникумын сайладым да документларны шунда илтеп бирдем.
Ике ел тиз үтеп китте. Техникум тәмамлагач, юллама буенча Казахстанга эшкә киттем. Аннары кабат Казанга әйләнеп кайттым. Заводка эшкә урнаштым. Ул заманда һәр заводның мәдәният йорты бар иде. Җырчы булу теләге түгел, ә күңел җырга тартылганнан вокаль-инструменталь ансамбльга язылдым, хор составларында җырлап йөрдем. Кабатлап әйтәм: профессиональ җырчы булу уе бөтенләй юк иде. Эш белән беррәттән, Казан авыл хуҗалыгы институтында да белем алдым.
— Эстрада артистларының мөнәсәбәтләрендә бер-берсенә карата көнләшү, көндәшлек бар, диләр.
— Миндә көнләшүнең агы да, карасы да юк. Башкаларның уңышына сөенә беләм. Сәхнәдә барыбызга да урын җитәрлек. Артистлар арасында хөрмәт итәрлекләре күп. Үзем гомерем буе Фидан Гафаров, Әлфия Авзалова иҗатын яраттым. Мин кешеләрдән көнләшмим.
— Бүгенге эстрададагы җырчыларның образларына, гадәти булмаган юнәлештә җырлавына карашыгыз нинди?
— Һәр җырчы эстрадага үз стиле, үз юнәлеше белән килә. Әлбәттә, соңгы елларда урыс, чит ил музыкасы тәэсир итми калмый. Буыннар алышына, ә һәр буынның үз җыры. Тик, шулай да, замана балаларының да татар телендә җырлавы мөһим. Юнәлеше нинди булса да, туган телдә башкарылуы мөһим! Җырласын яшьләр, җырлаган кешенең күңеле чиста була, ул начарлык кылып йөрмәс.
— Бихисап артистлар пародия белән шөгыльләнә. Сез булып кыланганнары ачуыгызга тимиме?
— Пародия — соңгы елларда эстраданың иң популяр жанры. Шуңа күрә соңгы арада пародиячеләр күбәеп китте һәм араларында уңышлы гына эшләп килүчеләр дә бар. Оста пародиячеләр — Эбри Хәбриев, Рифат Зарипов, “Мунча ташы” егетләре. Данир Сабиров дигәне дә бар. Ул — искиткеч артист: җырлый да, оста итеп бии дә... Сәхнә кешесе буларак, ул минем үземә дә ошый. Минем образга пародиясен моннан 20 ел элекке Нәфкать дип күрәм. Аның пародиясендә күбрәк яшьлек вакытым чагыла. Кайбер артистларның аңа ризасызлык белдергәнен беләм. Әмма мин аңа үпкә сакламыйм, чөнки кеше күңелендә тибрәнгән җырларым, яраткан тамашачым бар. Миңа калса, Данир пародияләре белән миңа өстәмә реклама гына ясый. Мин булып кыланганыннан тамашачым кимеми.
— Яратып башкарган җырыгыз бармы?
— Күңелеңә якын булмаган җырны башкарып булмый. Репертуарымдагы һәр җырым миңа кадерле. Ә инде иң озын гомерле, мине кеше иткән җырлар — “Озак торды атым, чапмады”, “Үзем белгән юллар”, “Үзең бүләк”.
— Җыр сайлаганда аның хит булачагын тоясызмы?
— Әлбәттә, тоясың инде. Җыр бирүче авторлар бик күп. Һәр җырда образ, мәгънә булырга тиеш. Җыр ул үзенә күрә кечкенә бер спектакль. Эчтәлеге булганда, җырларга да җиңелрәк.
— Композиторлар һәм шагыйрьләр белән ничек эш итәсез?
— Тормыштагы һәм сәхнәдәге халәтемә Марат Кабировның искиткеч шигырьләре һәм Ризван Хәкимовның моңлы көйләре якын. Минем өчен, тәү чиратта, җырның сүзләре. Алар күңелемә якын килсә, димәк, җыр уңышлы булачак.
— Ихлас җавапларыгыз өчен зур рәхмәт. Тиздән Башкортстанда узасы концертларыгызда тулы заллар, ихлас алкышлар теләп калабыз.
— Рәхмәт!