+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
18 февраль 2015, 22:30

Җитәкчеләр кызыксынгач, сынатмыйлар

Иглин районының мәдәни картасын аның танылган коллективларына карап та якынча күзаллап була. Төбәктә “Сөембикә” — татар, “Народный праздник”, “Родник” — урыс,“Пилеш”— чуваш, “Сябры” белорус җыр ансамбльләре, “Ак тирмә”, “Ахирәтләр” — башкорт фольклор коллективлары һәм башкалар уңышлы эшләп килә. 50ләп кешедән торучы хор бар. Җырчы егет Фәһим Токымбәтов халыкара, Бөтенрусия, республика, район дәрәҗәсендә бик күп конкурсларда лауреат булган. Җыр түгәрәге җитәкчесе Ләйсән Хәлиуллина “Туган тел” телевизион конкурсында әлегә өченче турга узган...

— Сездә мәдәни чаралар еш үтәме? — дип сорыйм район Мәдәният сараенда режиссер булып эшләүче Гөлшат Ибәтовадан.
— Юк, — ди ул, — еш түгел, ә бик-бик еш уза.
Хәер, бу Мәдәният сараендагы җанлылык­тан да күренеп тора. Гөлшат Рамил кызы белән сөйләшкән вакытта аның телефоны әллә ничә тапкыр шалтырады — кем ярдәм, кем киңәш сорый. Без килеп кергәнче режиссер тавыш операторлары белән аппаратура янында кайнашса, күп тә үтми гитаралар аскан ир-егетләр репетициягә килеп керде.
Гыйнвар азагында гына районның 80 еллыгын тантаналы рәвештә уздырып җибәргән­нәр, 9 февральдә исә Әдәбият елына старт би­релгән.
Әдәбият елын ачуга әзерлек күптән башланган. Башта бал биюе элементы булган классик әсәрләр барланган. Аларны сәхнәдә күрсәтү мөмкинлекләренә карап сайлап алганнар. Әйтик, “Ромео и Джульетта”, “Герой нашего времени”, “Пиковая дама”, “Маскарад” кебек киң билгеле әсәрләрдән 4 минутлык кына бал күренеше сәхнәләштерелгән. Әлбәттә, кичә биюләрдән генә тормаган. Балның ничек башланып китүе, барышы, андагы кешеләрнең аралашуы, танышуы — барлык нечкәлекләргә игътибар ителгән. Бәйрәм өчен махсус киемнәр әзерләнгән, тегелгән. Җитди әзерлек үткәннән соң, 19 авыл советы балга район үзәгенә җыелган. Биш номинант җиңүче дип табылып, икешәр мең сум акча, дипломнар белән бүләкләнгән. Калган катнашучылар да бүләксез калмаган.
— Хакимият башлыгы Рәфыйк Мусин һәр башлангычыбызны хуплый, репетиция­ләре­без­не дә килеп карый, бәйрәмнәрдән соң уңыш­ларыбызны билгели, мактый, дәртләндерә, — дип сөенә районның мәдәният өлкәсендә хезмәт салучы хезмәткәрләр.
Гөлшат Ибәтованың сүзләренә караганда, районда яшьләр кечкенәдән мәдәнияткә тартылып үсә. Балалар бакчасы һәм мәктәп яшендәге балалар “Step ap” коллективында шөгыльләнә. Мәдәният сарае каршында 7 ел үзешчән театр коллективы (“Максимум”) эшли, районда узган һәр чараның актив катнашучысы ул. Аңа һәм Меңҗитәр авылында эшләп килүче башкорт театры коллективына Гөлшат Рамил кызы җитәкчелек итә.
28 мартта районда театр коллективларының “Алтын тирмә” конкурсы узачак. Бу көнне урындагы сәнгать осталары нуриманлылар белән ярышачак.
Районда 42 клуб эшләп килүе, аларның берсенә дә ябылу куркынычы янамавы билгеле булды. Хезмәт хакы вакытында түләнү, ел ахырында дәртләндергеч премияләр бирү турында әйттеләр. Эшләргә кирәк икән, эшләя­чәкбез, диделәр.
Читайте нас: