+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
21 февраль 2015, 22:43

Туган як - алтын бишек! моңга ишек!

Гәзитебез проекты айдан-айга күбрәк районнарны һәм милли мәдәниятләрне үз эченә ала бара.Республикада уңышлары белән артык шапырынып бармыйча, һәр көнен матур гамәлләр белән баетып яшәүче төбәк бар, ул – Дәүләкән районы. Аның кешеләре тыйнак, әмма күрә белүчегә мең төрле төс, гамь, фәһем белән ачылалар. Узган дүшәмбедә аларның бердәмлеге, милләтләр гөлләмәсе балкышы Уфа “Нур” татар дәүләт театрында узган “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты кысаларындагы зур концертта да ачык чагылыш тапты.

Коммерция карамагында булмаган «Созидание» оешмасы оештырган «Кызыл таң”ның җырлы кичләре проекты бу көнне башкалада Дәүләкән районын кабул итте.

Бу көнне башкалага Дәүләкән районыннан зур олау килде. Сәнгать осталары чыгыш ясарга әзерләнгән арада, фойеда күргәзмәләр эшләде. Килүчеләрне бигрәк тә кул эшләре экспозициясе кызыксындырды. Коръятмас авылыннан 80 яшьлек Наҗия Әхмәтвә­лиева — республикада билгеле палас сугу остасы. Әлшәй районында узган “Гасырларны бәйләр җепләр” республика бәйгесендә Гран-прига лаек булган ул. Аның күз явын алырлык кул эшләре тагын да бар — чигелгән картиналары белән таң калдыра тугызынчы дистәне ваклаучы ак әби. Шулай ук, Рассвет авылыннан Валентина Стрельцова­ның чиккән мен­дәрләре, Александровкадан Мөнирә Кузь­минаның бәйләгән әйбер­ләре, Фәрбидә Хәбиб­рахманова, Сәкинә Вәлиева, Минзилә Тимерованың иҗат һәм хезмәт җимешләре күпләрне таң калдыра.

Бәйрәм сыйсыз булмый дигән кебек, дәүләкәнлеләр башкала халкын тәмле ризыклар белән дә сөендерде. Тамашачылар фойеда гармунчылар ансамбленә кушылып җырлады, тыпырдатып биеде. Шушы кү­тәренке рух тамаша залына да үтеп керде. Ә анда сагынышып күрешкән дус-туганнарны туган як табигате күренешләре, район тормышын тасвирлаган фильм каршы алды.

Ул тәмамлануга экранга “Кызыл таң” турында кыска фильм чыкты, Роберт Миңнуллин шигыренә Резеда Әхиярова язган “Кызыл таң” гимны яңгырады. Дәү­ләкәнлеләр гимнны үзләре башкарып, гәзиткә аерым хөрмәт күрсәтте, аны “Акчарлак” вокаль ансамбле җырлап ишеттерде.
Читайте нас: