Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театрында Туган телләр көне зур концерт белән республика бәйрәме буларак билгеләнде. Төрле телләрдә чыгышлар яңгырады. Милли биюләр башкарылды. Сәхнә түрен күптөрле милли киемнәр бизәде.
Ялан чәчәкләреннән тупланган бай гөлләмәдәй, төрле милләттән булган тамашачыларны бәйрәм белән мәдәният министры урынбасары Валентина Латыйпова тәбрикләде, ул министрның котлау сүзләрен укып ишеттерде.
Концертта танылган сәхнә осталары белән беррәттән республиканың якшәмбе мәктәпләрендә, Рәми Гарипов исемендәге Башкорт республика гимназиясендә тәрбияләнүче яшь артистлар да чыгыш ясады. Чарага Башкортстан Язучылар берлеге вәкилләре дә күчтәнәч белән килгән иде, алар урыс, татар, башкорт һәм чуваш телләрендә шигырьләр укып ишеттерде. Фойеда, Әдәбият елына һәм Туган телләр көненә багышлап, китап күргәзмәләре оештырылды.
ЮНЕСКО мәгълүматлары буенча, дөньядагы 6 мең телнең яртысы диярлек югалу алдында тора. 2009 елда Русия территориясендә 136 телгә югалу куркынычы янаган.