+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Йозакны кем сихерләгән?

Ул көнне залда утырган әти-әниләр, укытучылар, студия җитәкчеләре яшь артистлардан да ныграк дулкынланды. Башкаланың 84нче татар гимназиясе каршында эшләп килүче “Символ” театр студиясенә йөрүчеләр Уфа “Нур” татар дәүләт театры сәхнәсендә Хәлим Җәләйнең “Сихерләнгән йозак” пьесасы буенча куелган спектакль күрсәтте.

“Нур” театры актерлары — Татарстанның атказанган артисты Символ Гайнетдин-Агыйдельский белән Башкортстанның атказанган артисткасы Лениза Гайнетдинова җитәкче­легендә өч ел эшләп килүче студия тамашачы хөкеменә ел саен бер спектакль тәкъдим итә. Шушы кыска вакыт эчендә алар зур уңышларга ирешеп өлгергән. Узган ел Казанда балалар һәм үсмерләр театр коллективлары арасында узган “Иделкәем” смотр-конкурсында Кәрим Тинчуринның “Сүнгән йолдызлар”ы белән катнашканнар. 600 үзешчән коллектив арасында уфалылар икенче урын яулаган.
Шушы уңыш белән рухланган коллектив Яңа ел алдыннан гимназиядә “Сихерләнгән йозак” спектакле премьерасын тәкъдим иткән. Аны “Нур” сәхнәсендә кабатлап күрсәтү мөмкинлеге биргән өчен алар театр җитәкчелегенә бик рәхмәтле.
Яшь артистлар үзләре әйткәнчә, спектакльнең төп үзенчәлеге – аңа төрле яшьтәге балалар җәлеп ителүдә, тамаша барышында геройларның барысының да берьюлы сәхнәдә булуында. Студиягә, ул ачылганнан алып йөрүчеләр белән беррәттән, бик күп яңа укучылар да җәлеп ителгән. Барлык катнашучыларның чыгышын бер­бөтен итү өчен аларның һәр­кай­сына аерым мөнәсәбәт таләп ителә, әлбәттә.
“Балалар иҗади яктан ачылды, бу аларга тормышта да ярдәм итә. Иң мөһиме — студиягә теләп йөриләр һәм үзләренең эшеннән зур канәгатьлек алалар” — Ата-аналарның фикере шундый.
Студиядә шөгыльләнү 11нче сыйныф укучысы Илнара Габ­драх­манованың киләчәккә хыялын тагын да ныгыткан. Ул үзенең язмышын театр белән бәйләргә карар иткән.
— Төп таләп — образны тою һәм аннан тайпылмыйча, ахырга кадәр алып барып җиткерү, — ди Символ Гайнетдин-Агыйдельский.
Сәхнәдә чыгыш ясау, гомумән, һәр укучыга файдалы. Ул фикер тупларга, кеше алдында үзеңне тотарга, югалып калмаска, матур, аңлаешлы итеп сөйләргә һәм башка бик күп нәрсәләргә өйрәтә. Ә бу сыйфатлар тормышта һәрвакыт кирәк.
Яшь артистлар бүген Бөек Җиңүнең 70 еллыгына Туфан Миңнуллинның “Иптәш командир” пьесасы буенча спектакль әзерли.
Читайте нас: