Чынында нәрсә соң ул бәхет? Гомерлек була аламы, әллә мизгелләрдән генә торамы? Уфа “Нур” татар дәүләт театрының яңа спектаклендә сүз шул турыда бара. Төгәлрәк әйтсәк, хатын-кыз бәхете турында. Наил Гаетбайның “Балконнан төшкән мәхәббәт” пьесасы буенча спектакльне режиссер — комедия жанры остасы Илдар Вәлиев сәхнәләштерә. Автор һәм аның әсәре турында менә нәрсәләр сөйләде ул.
— Наил Гаетбайның пьесалары тормышчан ситуацияләр, халыкчан тирән юмор белән җәлеп итә, — ди Илдар Иршат улы. — Әсәр өмет, ышаныч белән тәмамлана. Җиңел, әмма тирән мәгънәле текст эчендә — сәхнә хәрәкәте. Һәрвакыт гади, “бәләкәй” кеше проблемаларын күтәрә ул. Баксаң, алар хуҗабикәдән алып югары чиновникларга кадәр һәркем өчен якын икән. Аның пьесаларында теге яки бу шартларда калган персонаж аша кеше психологиясенең төрле яклары ачыла. Кыскасы, драматург белән тормышка карашыбыз, дөньяны күзаллавыбыз уртак, без — фикердәшләр.
Исеменнән үк күренүенчә, әсәрдә вакыйгалар мәзәкләрдәгечә корыла: көтелмәгән кунак балконнан пәйда була. Тик кемнеңдер сөяркәсе түгел, ә кыен хәлдә калган бичара. Ялгыз ханымнар кичәсенә килеп кергән ир драматург тарафыннан юкка гына уйлап чыгарылмаган. Аның үз миссиясе бар һәм ул аны тулысынча үти. Ирләреннән аерылып ялгызлыкта бәхет тапкан, “көчле” затларга тискәре карашта булган хатыннарның мөнәсәбәте кискен үзгәрә. Ялгыз йөрәкләрдә өмет чаткысы, киләчәккә ышаныч хисе туа.
Әйе, әсәребез хатын-кыз бәхете турында. Ни өчен мине бу тема кызыксындырдымы? Чөнки мин — ир-ат. Көн саен хатын-кызлар белән аралашам. Без туганнан алып соңгы көнебезгә кадәр хатын-кызларга тыгыз бәйләнгәнбез. Шуңа да аларның бәхетенә битараф булмыйча, килеп туган мәсьәләләрне бергәләп хәл итәргә кирәк. Наил Гаетбай әсәрләрендә кешеләр идеаль һәм начарга бүленми, аларның күңел дөньясы гына төрле. Бу фикер пьесада кызыл җеп булып уза. Мәхәббәт тә гел бер халәттә генә тормый: үзгәрүгә дучар була. Бу әсәр аша катлаулы тормыш шартларында ялгышларны, хаталарны гафу итәргә өйрәнергә кирәк. Тормыш белән сәхнә уены арасында аерма зур булса да, спектакль караучылар якыннарының бәхетенә игътибарлы булсын иде. Кешеләр арасындагы мәхәббәткә корылган мөнәсәбәтләр, режиссер буларак, мине гел кызыксындыра һәм кызыксындырачак.
Премьера хатын-кызлар бәйрәме алдыннан сәхнәгә чыгачак. Анда театрның билгеле артистлары Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина, Финә Вәлиева, Лияна Хәертдинова, Айнур Баянов, Дамира Сәетова, Айрат Фатыйхов һәм башкалар катнаша.
Форсаттан файдаланып, барлык хатын-кызларны — сөеклеләребезне, әниләрне, тормышка якты караш белән багучы яшь кызларны 8 март бәйрәме белән котлыйм. Иң элек, сезгә хатын-кыз бәхете, мәхәббәт телим. Онытмагыз — бар да үз кулыгызда. Без, ир-атлар, үз чиратыбызда, якыннарыбызны яратыйк, хөрмәт итик, яклыйк һәм саклыйк.