Быел да әлеге күңелле чара матур үтте. Анда район һәм шәһәр мәктәпләреннән, балалар бакчаларыннан 550 яшь артист катнашты. Мәдәният сараенда узган Гала-концертта чыгыш ясау бәхетенә иң-иңнәр генә иреште, әлбәттә.
— Яшь дүртөйлеләрнең чыгышын зур горурлык тойгысы белән тамаша кылам, — диде район хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәсәнов. — Киләчәктә алар барысы да сәнгать юлыннан китмәс, әлбәттә, тик җыр-моң һәркайсының гомер буе аерылгысыз юлдашы булыр, икенче кояш булып күңел күген балкытыр.
Бәйге финалчылары “Эстрада җыры. Соло”, “Халык җыры. Соло”, “Вокаль ансамбльләр”, “Бию коллективлары” номинацияләрендә сәләтен күрсәтте. Хәрби-патриотик җырларга да концертта зур урын бирелде.
Семилетка авылы мәктәбе укучысы Ирина Муллахмәтова Гран-при яулады. Милли киемдәге сөйкемле кыз башкаруындагы башкорт халык җыры “Сыңрау торна”ны зал тын да алмый тыңлады.
— Мин бу җиңүгә озак һәм ныкышмалы килдем, — диде 15 яшьлек Ирина. — “Язгы тамчылар” бәйгесендә быел тугызынчы тапкыр катнаштым. Узган елларны призлы урыннар алганым бар иде, ә менә мәртәбәле чарада Гран-при яулау тормышымда онытылмаслык вакыйга булып калачак. Җыр сәнгате нечкәлекләрен төшенергә өйрәтүче остазларымның һәрберсенә зур рәхмәтемне җиткерәсем килә!
Халык җырын башкаручылар арасында — Раил Гыйлемханов (Семилетка мәктәбе) беренче дәрәҗә, Миләүшә Кадыйрова (Иске Яндыз мәктәбе) — икенче дәрәҗә, Азалия Морзаханова (Наҗар Нәҗми исемендәге башкорт гимназиясе) өченче дәрәҗә лауреатлар булды.
Эстрада җырын башкаручылар арасында лауреат дипломнары Диана Хәсәнова (шәһәрнең 2нче лицее), Ләйсән Рәхимҗанова (1нче мәктәп), Дилара Гомәрова, Эльза Сәлимҗанова (Балалар һәм үсмерләрнең иҗади сәләтен үстерү үзәге), Артур Нигъмәтуллинга (музыка мәктәбе) тапшырылды. Бию коллективларыннан “Светлячок”, “Креатив” төркемнәре, вокаль ансамбльләрдән “Күңелле ноталар”, “Гармония”, “Фрегат”, “Яңгыравыклы тавышлар” югары бәһа алды.
Һәр җырчыны, биючене тамашачы сәхнәдән алкышларга күмеп озатты, ә оештыру комитеты аларның берсен дә истәлекле бүләксез калдырмады.