+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Бер ветеран калды авылда...

Стәрлебаш районы буйлап “Җиңү салюты” марафоны атлый.“Сәлам Карагыштан! Исәнме, кадерлем! Сиңа сагынычлы сәламнәр юллап хат яза Айгөлең. Хәлләрең ничек, сөйгәнем? Яраларың төзәләме, сызламыймы? Госпитальдән чыккач, хатларың сирәгәйде, хәер, хат язарга вакытың да юктыр инде... Әле кайсы шәһәрләр өчен алышасыз, югалтулар бик зур түгелме? Иптәшләрең исән-саумы? Без сезнең озакламый Җиңү белән кайтуыгызга ышанабыз, шул вәхшиләрне тизрәк дөмектерегез, кадерлем!..”

Әлбәттә, чын сугышка чын хат түгел бу. Айгөлне мәхәббәтеннән аерган сугыш та сәхнәдә генә. Район күләмендә җәелдерелгән “Җиңү салюты” марафоны кысаларында Карагыш авылы мәдәният йортында узган кичәдә күрсәтелде ул. Авылдан авылга Бөек Ватан сугышында Җиңү символы — Кызыл Байрак күчермәсе йөртелә. Ата-бабаларның үлемсез батырлыгын данлап, җырлар башкарыла, шигырьләр яңгырый. Авыл сәхнәсе — әле генә күңелле эш яланы, әле генә — яу кыры. Тамашачы боларның һәммәсен йөрәге, күңеле аша үткәрә.
Залдагы яшьләр сугыш фаҗигасе, ата-бабаларының хәрби юлы хакында китаплардан укып, ишетеп, менә шундый кичәләр карап белә, үзләре өчен нәтиҗәләр ясый, фәһем ала, тынычлыкның кадерен аңлый. Өлкәннәрнең сугыш салган күңел яралары төзәлеп бетмәгән. Әтиләрен, картәтиләрен яуда югалтканнар бар. Әйткәндәй, Карагыш авылыннан Бөек Ватан сугышына 295 кеше киткән, аларның 162се тынычлык хакына башын салган. Авылда бүген балалары тәрбиясендә бердәнбер сугыш ветераны — 89 яшьлек Закир Шәрипов яши. Аның хатирәләре һәркем өчен кадерле.
Сәхнәдән Әнвәр Гатауллинның гармун уйнавы, Зөфәр Атангуловның курай тартуы, Наил Мортазин, Зәлия Туктарова, Нәсимә Гатауллина һәм башкаларның моңлы җырлары — һәр чыгыш дәһшәтле сугышта җиңүчеләр алдында баш ию буларак яңгырады.
Читайте нас: