Баксаң, нәкъ бәйрәм алдыннан режиссер Илдар Вәлиев, драматург Наил Гаетбай, композитор Урал Иделбаев белән рәссам Нурия Габидуллинаның уртак эше — “Балконнан төшкән мәхәббәт” спектакленең премьерасы узган. Менә шушы сәхнә әсәре тамашачыларны сискәндереп, дәртләндереп һәм өметләндереп үк җибәргән.
Пьесаның эчтәлегенә күз салыйк.
— Ул мәхәббәт хакында! — ди режиссер һәм бу хисне ничек аңлавын сөйләп китә. — Кызык бит! Ярату көтмәгәндә килә. Яшьне сорамый — беренче сыйныфта укыйсыңмы син, әллә инде яшең кырыкка җиткәнме. Бу хис безне алга алып бара, “агарта”, үстерә. Ә кайчак кешеләр гаилә корып та бер-берсен яратмый, ихтирам итми. Бу очракта кечкенә сәбәп тә гаилә таркалуга китерә. Әсәр, әлбәттә, бәхет рецепты белән бүлешми. Әмма уйланырга мәҗбүр итә. Спектакль ахырында — күп нокта.
Әсәрдәге геройлар — ялгыз хатыннар идеаль түгел. Хәер, үзләре моны танырга теләми. Бар явызлык та ир-аттан килә, дигән уйда алар. Ялкау да, намуссыз да, булдыксыз һәм йөремтәл дә икән ирләр, тик... нигәдер аларсыз дөньяның яме юк. Төп вакыйгалар барган Таңсылу Җиһануровна (Лияна Хәертдинова) яшәгән йортта да ир-ат юклыгы бик сизелә: урындык аяклары какшаган, ишек тиешенчә ябылып бетми, кыскасы, хуҗалык таралып бара. Тик иң куркынычы анда түгел, ә хатынның ялгыз, бәхетсез булуында. Яңа ел бәйрәмен аның белән үткәрергә җыелган хатыннар да, баштарак “ирләрсез бик тә күңелле ” дип шапырынса, тора-бара аларның да “кикрикләре шиңә”. Ирләргә каршы иң зур тавыш чыгарган Гөлирә (Айсылу Гомәрова), күптән “аерылганнар клубы” әгъзасы Сәлимә (Башкортстанның атказанган артисткасы Миңнинур Сәетова-Гыйззәтуллина) һәм, ахирәтләренә ияреп, әлеге клубка керә язып калучы Зөлфия (Башкортстанның атказанган артисткасы Резида Зарипова) — алар һәммәсе дә яратуга мохтаҗ. Фәридә (Дамира Сәетова) башкалардан бераз аерылып тора. Ул — баштан ук ирләр яклы. Беренче мәхәббәтенә әле дә гашыйк булгангамы, башка ирләрнең дә яхшы якларын күрә белә ул. Тамашачы соңга кадәр мәхәббәтнең тантана итүен, барысының да тәртипкә салынуын көтә: Хәйдәрнең (Руслан Хисаметдинов) яшьлектә сөйгән Фәридәсе белән кавышуын, Эльмир Хәертдинов башкаруындагы көнчел ирнең хатыны белән уртак фикергә килүен... Әсәрдә вакыйгалар драматург салган юнәлештә бара. Ә тормышта мөнәсәбәтләрне һәркем үзенчә кора. Тамашаны караганнан соң бер генә гаиләдә булса да хәлләр яхшы якка үзгәрә икән, спектакльнең искиткеч уңышы булачак бу. Шуңа өметләник.