+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Сынаулар турында — сынаулар аша

Русиядә беренче тапкыр 4К форматында фильм төшерелде.Уфада “Киномакс” кинотеатрында (“Планета” сәүдә-күңел ачу комплексы) режиссер Александр Мельник төшергән “Территория” нәфис фильмы премьера алдыннан күрсәтелде. Аны республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, иҗат һәм фән эшлеклеләре карады

Фильмның нигезенә геолог һәм язучы Олег Куваевның шул ук исемдәге романы салынган. Маҗаралы драма 1975 елда язылган һәм Чукоткада алтын эзләүчеләр турында бәян итә.
...1950 еллар ахыры. Төньяк. Боз океаны ярында, Территория уртасында алтын эзләүчеләр Поселогы урнашкан. Сугыштан соң хәлсезләнгән илгә алтын кирәк, ә Территория тик аккургаш бирә. Геологлар идарәсенә ябылу куркынычы яный. Әмма Территориянең хуҗасы Илья Чинков биредә алтын булуга ышана, кешеләрне дә ышандыра. Һәм газаплы, озак эзләнүләр башлана...
Үз вакытында роман Олег Куваев­ның исемен бөтен дөньяга таныткан. Китап дәүләт премияләре белән бүләкләнгән, уннан артык телгә тәрҗемә ителгән. Әле дә романтик патриотизмга корылган “Территория” Чукоткада иң укымлы әсәрләрнең берсе санала.
— Минем үземә бу китап бик нык тәэсир итте, — дип уртаклашты премьера алдыннан үткәрелгән матбугат конференциясендә Александр Мельник. — Драматик сыналган әсәр ул. Геройлары — көчле, намуслы кешеләр. Бурыч үтәүдә алар хәтта гомерен дә кызганмый...
Хәер, фильм геройлары өчен генә түгел, ә кинога төшүчеләр өчен дә сынаулар күп булган. Табигатьнең төрле чагын — язын, кышын “эләктерергә” кирәк булганга, картина ел ярым дәвамында төшерелгән. Әйткәндәй, фильмда гәүдәләндерелгән Путорана тыюлыгы — кешеләр өчен кыргый җир. Биредә аюлар хакимлек итә...
— 1950 еллар атмосферасын тудырырга тырыштык. Хәтта ул вакыттагы обойларны да тергездек. Мебель дә — шул чорныкы. — ди картинаның бизәлеше хакында куючы рәссам, башкортстанлы Эдуард Гыйззәтуллин. Баксаң, совет чоры рухын булдыру өчен карлар иленә “Победа”, ЗИЛ-157 машиналарын, декорацияләр төзү өчен 115 тонна агач, башка җиһазлар китерелгән.
Путорана тыюлыгында экспедиция­ләр вакытында актерларга Интернет, кесә телефоннары турында онытып торырга туры килгән. Иң якын Норильск шәһәре дә 120 чакрым ераклыкта урнашкан.
— Бик авыр булды. Палаткаларда яшәү, суыктан йончу, черки, бигрәк тә туганнардан озак вакытка аерылу...— дип уртаклаша Кефир ролен башкаручы Константин Бала­кирев. — Әмма мондый матурлыкны күрү, табигатьнең сафлыгын тою өчен барлык авырлыклар аша да үтәргә була!
Грим буенча рәссам Элизабет Лоусон картина өстендә эшләгәннән соң Русиягә гашыйк булган.
Чынлап та, “Территория”дә гәүдә­ләндерелгән табигать матурлыгына сокланмый мөмкин түгел. Кеше үтә алмастай урыннарны дөньяда иң хәрәкәтчән саналган Eurocopter вер­толеты һәм “Super Gyron” системасы ярдәмендә төшергәннәр.
Бюджеты 500 миллион сум тәшкил иткән 4К форматында төшерелгән фильм прокатка 16 апрельдән чыгачак.
Читайте нас: