+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

“Анюта” сәхнә осталарын да елатты

Нуриев фестивале премьера белән ачылды.Рудольф Нуриев исемендәге XX Халыкара балет сәнгате фестивале Башкортстан дәүләт опера һәм балет театрында 22-23 мартта Валерий Гаврилин музыкасына “Анюта” балеты белән ачылды. Премьера уңаеннан театрда СССРның һәм Русиянең халык артисты, дәүләт премияләре лауреаты, билгеле режиссер, педагог, “Анюта”ның куючы хореографы Владимир Васильев журналистлар белән очрашты. Сүз, нигездә, премьера хакында барды.

— “Анюта” утызлап ел сәхнәдә, — диде Владимир Викторович. — Әмма “җан­лы” материалдан корылганга, һәр сәхнәдә ул төрлечә килеп чыга. Антон Чеховны кую авыр да, кызыклы да. Язучы теләгән интонацияне, яшь аша көлүне, ярым елмаюны җиткерү кирәк. Төсмерләр, буяулар күп, әмма шул ук вакытта әсәр һәркемгә аңлаешлы, гади.
Хореограф, шулай ук, балет сәнга­тенең үзенчәлеге, киләчәккә планнары турында сөйләде. Апрельдә ул 75 яшен билгеләячәк. Күпсанлы юбилей чаралары планлаштырылган.
“Анюта”ны кую өчен Уфага Владимир Васильевны чакыру идеясен Русиянең һәм Башкортстанның халык артисты, Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Леонора Куватова тәкъдим иткән.
— Шундый бөек оста белән эшләве­безнең куанычын аңлатып җиткерү мөм­кин түгел, — ди Леонора Сафый кызы. — Актерларның күзләрендә — бәхет яшьләре...
Әйткәндәй, Владимир Васильев театр актерларының эшеннән канәгать калган. Премьерага өч состав солистлар әзер­ләнгән. Куючы-хореограф планлаштырганча, сәхнә уены һәркемгә аңлашыла, Антон Чеховның “Анна на шее” хикәясе геройларын тану авыр түгел. Төп партиядә Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Гүзәл Сөләйманова, Башкортстанның халык артисты Гөлсинә Мәүлекасова, Башкорт­станның атказанган артисты Валерия Исаева чыгыш ясый. Студент (Сергей Бикбулатов, Башкорт­станның халык артисты Илдар Маняпов, Руслан Әбел­ханов), Артынов (Башкорт­стан­ның атказанган артисты Рөстәм Исхаков, Сергей Бикбулатов, Илдар Маняпов), Модест (Башкорт­станның атказанган артисты Андрей Брынцев, Руслан Әбелханов, Динар Шакиров), Петр Леонтьич (Максим Купцов, Башкортс­танның атказанган артисты Артур Новичков, Сарьян Сөләй­манов) һәм башка роль­ләр­не башкару осталыгы, костюмнар, үзенчә­лекле музыка, сәхнә бизәлеше — болар бер тамашачыны да битараф калдырмагандыр. Спектакль билгеле совет композиторы Валерий Гаврилин музыкасына уйнала. Куючы рәссам — Виктор Вольский, яктырту буенча рәссам — Елена Копунова, икесе дә — Мәскәүдән килгән. Дирижер — Раушан Якупов.
Фестиваль кысаларында уфалылар Н. Сац исемендәге Мәскәү дәүләт академия балалар музыка театры әзерләгән “Фронттан хатлар” дигән бер актлы балет (Валерий Гаврилин музыкасы) һәм халыкара конкурслар лауреатларының гала-концертын, Адольф Аданның “Жизель” балетын карый алды. Бүген Петр Чайковс­кийның “Аккош күле” балеты күрсәтелә. Фестиваль 27 мартта дөнья һәм Русия балеты йолдызлары катнашлыгында зур концерт белән ябылачак.
Читайте нас: