+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

КПССның шәһәр комитеты бинасын яулаган артист бит ул!

Күренекле актер хезмәт юлын слесарь булып башлаган, хокук сагында торган, әмма хыялына, яраткан эшенә тугры калган.

Бервакыт миңа аның тамашачы алдында чыгыш ясап керүен сәхнә артыннан күрергә туры килде. Сабантуй ярышында чабып туктаган атны хәтерләтте ул: шулай ук ярсыган, еш-еш сулый, тынычлану, чынбарлыкка кайту өчен дә бераз вакыт кирәк. Ә ул сәхнәгә тагын-тагын чыкты... Шунда кинәт әбиемнең сүзләре искә төште. Авылга артистлар килгәч, үзенә фатирга куелган озын, таза гармунчыны күргәч: “Их, печән чаптырырга шушы егеттән!” – дигән иде ул. Җиңел эш сайлаган, дип ризасызлык белдерүе булгандырмы. Ә мин сәхнәдә уйнауның печән чабудан да болайрак булуын үз күзләрем белән күрдем. Һәм тамашачыга никадәр җиңел чыгыш ясыйсың кебек күренсә, сиңа шулкадәр күбрәк көч салырга туры килә икән.
“Сәнгать әсәрен халык алдында һөнәри дәрәҗәдә башкаручы иҗади хезмәткәр” — сүзлектә “артист” сүзенә шундый аңлатма бирелә. Гап-гади тоелган бу эшне башкарып чыгу өчен нинди шартлар үтәлергә тиеш соң? Драма артисты автор әйтәсе килгәнне режиссер күзаллавы аша тамашачыга җиткерергә тиеш. Шушы икәүнең кулындагы коралмы ул? Әллә образга җан өрүче төп шәхесме? Герой белән артистның үзе арасында уртаклык яисә аерма бармы, гомумән, образны ярату мотлакмы? Соңгы дистә еллардагы илебездәге үзгәрешләр артист тормышына да кагылганмы? Артист өчен илһам чыганагы нәрсә? Шушы һәм башка мәсьәләләр турында бу көннәрдә зур юбилеен – 60 яшен билгеләүче Уфа “Нур” татар дәүләт театры актеры, Татарстанның атказанган артисты Символ ГАЙНЕТДИН-АГЫЙДЕЛСКИЙ белән әңгәмәләшәбез. Символ Сәлим улы – бик матур гаилә башлыгы, хәләл җефете аның фикердәше, таянычы, терәге булу белән беррәттән, хезмәттәше дә. Күпләр аларны сәхнәдә дә, тормышта да бергә күрергә күнеккән. Башкортстанның атказанган артисты Лениза Гайнетдинова да — безнең кунагыбыз.
Читайте нас: