-13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар

Талантлар төбәге

Мәдәният елыннан эстафетаны Әдәбият елы кабул итеп алды. Әлеге мөһим чаралар районның мәдәни тормышында ни дәрәҗәдә чагылыш таба? Үзешчән коллективлар нинди максатлар куеп эшли? Бүздәк мәдәният һәм ял үзәге җитәкчесе Гөлназ Шәяхмәтова шушы хакта җиткерде.

— Район хакимиятенең мәдәният бүлеге нигезендә берничә ел элек Бүздәк мәдәният һәм ял үзәге автоном учреждение оештырылган иде. Әлеге үзгәреш мәдәни эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлтелеп, максатка ирешелде, дип исәплим. Мәдәният өлкәсенә караган күпчелек учреждениеләр бергә тупланып, район Мәдәният сараенда урнашты.
Болар барысы да мәдәни эшчәнлекне сизелерлек җанландыру мөмкинлеге бирде, ул исә Мәдәният елында аеруча ачык чагылыш тапты. Бу җәһәттән шуны да билгелисе килә: республиканың мәдәни тормышында Бүздәк районы күптән лаеклы урын алып, моны һәр чарада раслап тора. Мәсәлән, тарих-туган якны өйрәнү музее, “Иң яхшы авыл мәдәни-ял учреждениесе” республика конкурсында катнашып, дипломга һәм 10 мең сум күләмендә бүләккә ия булды. Гафури авыл мәдәният йорты республика һөнәри бәйгесендә уңышлы чыгыш ясап, икенче урынны яулады.
Канлы-Төркәй мәдәният йортының иҗат коллективлары республика дәрәҗәсендә яхшы билгеле, алар һәртөрле чараларда катнашып, һөнәри осталыкларын даими раслап тора. Башкорт фольклор коллективларының “Тылсымлы моңдар” төбәкара конкурсында мәдәният йортының “Заһидә” халык ансамбле икенче урынны яуласа, Дәү­ләкәндә үткән “Бауырһак” төбәкара конкурсында ул биш номинациядә җиңүче булды. Гомумән, “Халык ансамбле” исемен яулаган бу коллектив олы талант ияләрен берләштерә. Үзешчән сәнгатьтә катнашу­чыларның иң өлкән вәкил­ләренең берсе Рәйсә апа Якупова һәм Канлы-Төркәй мәдәният йорты директоры Марат Кәримов күп тапкырлар “Алтын тирмә” телевизион программасында чыгыш ясадылар.
Гомумән, Бүздәк — талантлар төбәге, дип дөрес билгеләнә. “Синең тавыш” республика бәйгесендә Айнур Шәйхәйдәров Гран-при яулады. “Ирәндек моңдары” халыкара башкорт җыры конкурсында — Айнур Хөснетдинов, “Үзем җырлыйм, үзем уйныйм” төбәкара конкурсында — Зөлфия Байгундина, “Курай” республика конкурсында Айнур Әбүбәкеров, республика телевизион фестивалендә Линар Нигъ­мәтуллин, уңышлы чыгыш ясап, район данын еракларга тараттылар.
Үзешчән коллективларның уңышы тагын да саллырак. Канлы-Төркәйнең “Заһидә” ансамбле, Таулар авылы тальянчылары, Гафури мәдәният йорты җырчылары өлкәннәрнең “Яратам сине, тормыш!” республика конкурсында район исеменнән чыгыш ясады.
Бүздәк районы үзешчән артистлары соңгы елларда үткәрелүче “Нәүруз” республика бәйрәменең чагу бизәге булып танылды. 21 мартта оештырылган бу чарада гаять бай программа белән катнаштык, анда татар халык йолалары тәкъдим ителде.
Сабайның “Сүнмәс йолдызлар” фольклор ансамбле соңгы елларда зур гына уңышларга иреште. Гафури мәдәният йортының “Русская узорица”, Күзәйнең “Ак яулык” ансамбльләре иң активлардан санала.
“Энҗе” халык вокал, “Өмет” халык биюләре, “Сәйлән” балалар бию ансамбль­ләре, осталык буенча үсеп, хәзер һөнәри артистлар дәрәҗәсендә чыгыш ясый.
Мәдәният елы кысаларында районда гаять күптөрле чаралар оештырылды. “Башкортстанның мәдәни башкаласы” марафонын Бакалы районыннан лаеклы кабул итеп, аны Бишбүләккә тапшырдык.
Данлыклы якташыбыз, күренекле дәүләт эшлеклесе Муллаян Халиковның 125 еллыгына багышланган республика фәнни конференциясендә катнашып, аны мәдәни яктан матур бизәкләр белән баеттык. Безнең район августта Халыкара факел эстафетасында катнашучыларны кабул иткән иде. Бүздәкнең үзәк мәйданында һәм Гафури авылында чара хөрмәтенә зур концерт оештырылды.
Районда яшәүче милләтләр иҗатына багышланган бәйрәмнәр, республика күләмендәге акцияләрдә катнашу мәдәни тормышны нык баетты, чаралар үзенә халыкны ихлас җәлеп итте. Аеруча уңышлы үткәннәрдән Килемдәге “Әбиләр чуагы” фольклор бәйрәмен, Канлы-Төркәйдәге “Каз өмәсе” кичәсен билгеләргә мөмкин. Шулай ук, авыл бәйрәмнәре дә мәдәни эшчәнлекне истәлекле вакыйгалар белән җанландырды. Мәдәният елы өлкәнең матди базасын ныгытуда шактый нәтиҗәле булды. Атап әйткәндә, тармак хезмәткәрләренең эш хакы артты, күп кенә мәдәният йортлары, авыл клублары ремонтланды, сәхнә костюмнары яңартылды. Монда инде аерым учреж­дениеләрне дәртләндерү максатында район хакимияте тарафыннан бирелгән грантлар нык ярдәм итте.