+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Уңган, гади, тыйнак авыл кызы, йөзләреңдә синең таң нуры

Казанда үткән Бөтенрусия конкурсында Илеш районыннан Эльвира Рәкыйпова Гран-при яулады.Казанда К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма театрында “Авыл кызы” II Бөтенрусия конкурсының финалы узды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Татар авыллары” Бөтенрусия иҗтимагый оешмасы, “Сөембикә” журналы оештырган конкурста Гран-прига якташыбыз — Илеш кызы Эльвира Рәкыйпова лаек булды.

Русиядә барлыгы 4200ләп татар авылы исәпләнә. Аларның һәркайсында бар яклап та килгән, сылу һәм уңган татар кызлары яши. Икенче тапкыр уздырылучы “Авыл кызы” бәйгесенә аларның иң-иңнәре генә килгән иде. Татар­станның халык артисты Фердинанд Сәлахов рәислегендәге жюрига алар арасыннан иң гүзәл һәм иң уңган авыл кызын билгеләү һич җиңел булмады. Бәйгенең һәр биремен җиренә җиткереп башкарган, берсеннән-берсе матур милли киемнәр, калфаклар кигән кызлар үзләренең иҗади сәләте белән жюрины әсир итте. “Үзләре яшәгән авыл тарихы белән таныштыру”, “Кулъяулык чигү”, “Җыр-биюгә маһирлык” , “Аш-суга осталык” кебек сынаулар нәтиҗәләре буенча, Ырынбур өлкәсеннән Рүзилә Миңгуловага, Свердловск өлкәсеннән Гөлшат Әхмәдиевага, Әстерхан өлкәсеннән Динара Хәбибуллаевага, Ульяновск өлкәсеннән Резеда Абайдуллинага, Пенза өлкәсеннән Эльвира Ваһаповага — финалда җиңүче дипломнары, Түбән Новгород өлкәсеннән Лилия Юнысовага — III дәрәҗә, Чувашстаннан Резида Серениевага — II дәрәҗә, Ульяновск өлкәсеннән Лилия Кәримовага I дәрәҗә дипломнар тапшырылды. Ә Гран-прига һәм бәйгенең төп бүләге — затлы кыска тунга — Эльвира Рәкыйпова лаек булды.
Эльвира — Илеш районы Исәмәт авылы кызы. Бүгенге көндә ул Башкортстан дәүләт аграр университетының табигатьтән файдалану һәм төзекләндерү факультетының 3нче курсында белем ала. Эльвираның әти-әнисе әлеге вакытта Нефтекама шәһәрендә яши. Әтисе Рәзиф Гафур улы — Башкортстан Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитетының Төньяк округ буенча дәүләт торак күзәтчелеге, лицензион контроль бүлеге начальнигы, әнисе Нәфисә Нургали кызы — “ЛукоЙл-Уралнеф­тепродукт” җәмгыятендә бухгалтер булып эшли. Эльвира — гаиләдә төпчек бала. Абыйсы Рөстәм белән апасы Гүзәл үз гаиләләре белән яшиләр.
Рәкыйповлар ял саен туган авыллары Исәмәткә кайтып йөри. Конкурстан соң Эльвира белән бәйләнешкә кереп, аңа үзебезне кызыксындырган берничә сорауны бирдек:
— Эльвира, “Авыл кызы” бәйгесенә нинди уй-максатлар белән бардың?
— Авылымның ихлас күңелле кешеләрен, күркәм табигатен — чәчәкле болыннарын, җи­ләкле аланнарын бик яратам, һәрвакыт шәһәрдән Исәмәтемне сагынып кайтам. Әнә шул авылны ярату тойгысы мине “Авыл кызы” бәйгесендә катнашырга этәрде дә инде.
— Моңа кадәр матурлык бәйгеләрендә катнашканың бар идеме?
— Нефтекама шәһәрендә узган “Гүзәлем-2011” конкурсында — Гран-при, Уфада үткән “Нәүруз гүзәле-2014”тә 2нче урын алган идем.
Читайте нас: