+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
4 апрель 2015, 21:24

Моң чишмәсе — Бүздәгем, син дип тибә йөрәгем!..

“Мин — Чал тарих. Хәтерем — мәңгелек. Мин — халкымның горур үткәне, данлы бүгенгесе, ышанычлы киләчәге. Үткәннәр йомгагын сүтәм әле...”Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты кысаларында чираттагы концерт шундый сүзләр белән башланды. Тамашачы тарих чоңгылына уралды.

Сәхнәдә — ерак ата-бабаларыбыз. Бала туа. Яшь әти Кендек әбисенә йөгерә: “Кемем бар?” Шатлык авазы һаваны яра: “Улым! Мин аңа Бүздәк, дип исем кушам!”

Үсә Бүздәк, хозур табигатьле Табан­лыкүл буена нигез корып гомер итә башлый. Шушы төбәкне үз иткән ир хөрмәтенә авылны Бүздәк дип атыйлар. Баксаң, Бүздәк районы да көзгә 85 еллыгын билгели икән! Ә районга атама биргән авыл тагын да борынгырак. Шушы дәвер эчендә бу тө­бәктән бик күп данлыклы шәхесләр чыккан, аларның исем­нәре тарихка кереп калган. Бу исемнәр белән тамашачы да фойеда оештырылган күргәзмә­ләр, концерт алдыннан күр­сәтелгән фильм аша танышты. Чыгышлар, әлбәттә, Бүздәк җирен данлады.

Хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Графит Шакиров чарага җыелучыларны кайнар сәламләде.

— Бүген безне башкалабыз йөрәк җылысы һәм бәйрәм шатлыгы белән каршы ала, — диде ул. — Әлеге очрашу “Кы­зыл таң” гәзите белән районның күп елларга сузылган хезмәттәш­леген, дуслыгын чагылдыра. Җитмәсә, быелгы ел район өчен истәлекле дә. 85 ел дәва­мында ул үсте, ныгыды, куәтләнде, үз йөзен тапты. Районда яшәүче­ләрнең уртак көче белән күп нәрсәгә ирешелде.

Графит Гаяз улы Бүздәктә эшләп килүче уңышлы предприятиеләр, инвестицион проектлар турында сөйләде.

“Кызыл таң”ның баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов исә утызынчы елларда гәзиттә эшләүчеләр ярдәме белән Бүздәк районында “Коммуна” колхозы төзелү хакында бәян итте, Бүздәктә эшчән, тырыш халык яшәвен билгеләде.

“Кызыл таң”ның баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов исә утызынчы елларда гәзиттә эшләүчеләр ярдәме белән Бүздәк районында “Коммуна” колхозы төзелү хакында бәян итте, Бүздәктә эшчән, тырыш халык яшәвен билгеләде. Бәйрәмне оештырган коммерция карамагында булмаган “Созидание” оешмасына зур рәхмәтләрен белдерде.
Читайте нас: