Күптән түгел редакциягә аграр университетның уку-укыту эшләре буенча проректоры, профессор Рузәл Афзалов канатланып килеп керде һәм студентларның күптән түгел узган үзешчән сәнгать бәйгесенә нәтиҗәләр ясалуы хакында хәбәр итте. Быел факультет-ара сәнгать бәйгесендә икътисад факультеты җиңеп чыккан икән. Без Рузәл Хәкимҗан улыннан мондый чараларны күрәсе килү теләген белдердек һәм озак та үтмәстән Яшьләр мәдәният сараенда Җиңүнең 70 еллыгына багышлап үткәреләчәк “Яңа буын – 2015” сәнгать бәйгесенә чакыру алдык.
Республика районнарыннан килгән яшь сәхнә осталары бәйгесен проректор Рузәл Афзалов үзе ачып җибәрде һәм аграр университетта алып барылучы эстетик тәрбия, студентлар тормышы, спорт казанышлары турында сөйләп узды. Сәнгатькә гашыйк яшьләрне аграр университетка укырга чакырды.
Бәйгегә Башкортстанның 33 районыннан 300гә якын үсмер килгән иде. Сәнгатькә гашыйк яшьләр хореографиянең өч төре, вокалның дүрт төре, уен коралларында уйнау, нәфис сүз осталыгы номинацияләрендә көч сынашты.
Истә калырлык мизгелләр, оригиналь чыгышлар күп булды бәйгедә. Күмертаудагы 3нче башкорт гимназиясе укучылары башкаруындагы “Кымызым” биюе, андагы “Кара юрга” көенә көяз басып чыккан зифа кызлар гомердә дә күз алдыннан китәрлек түгел. Ә Уфа шәһәренең Киров районы яшүсмерләре башкарган “Тау кызлары” биюе үзе бер лирик-фәлсәфи спектакль булды! Башкорт халык биюен әллә ничә коллектив башкарды. Һәркайсына үзенчә бер гүзәллек, үзенчә бер төсмер, стиль, кабатланмас халыкчан колорит хас иде аларның. Ә менә башкорт биюләреннән соң Караидел яшьләренең “Язгы бию” дип аталган гаҗәеп темпераментлы, милли характерны, халыкчан зәвыкны төгәл ассызыклаган татар биюе күңелләргә үзенчә бер язгы дәрт өстәде.
Әлбәттә, күренекле сәнгать осталарыннан торган жюри һәр номерны югары профессиональ таләпләрдән чыгып бәяләде. Нәтиҗәдә, “Нәфис сүз” буенча гран-прига Күмертаудан Владислав Арсланбәков лаек булды. Кырмыскалыдан Егор Ширяев, Күмертаудан Ковхар Мамедов, Стәрлебаштан Эльнара Гыйззәтуллина да үзләренең нәфис сүз остасы икәнлеген күрсәтте. Вокал буенча Уфадагы 6нчы лицей укучысы Аделина Хәкимовага тиңнәр булмады. Ә халык вокалы буенча гран-прига Дүртөйледән “Асылъяр” эстрада-фольклор төркеме һәм Бөрҗән районының Байназар авылыннан Гөлназ Теләүморатова лаек булды. Эстрада вокалында Стәрлебаш авылыннан Эльнара Гыйззәтуллина җиңеп чыкты.
Уен коралларында уйнаучылар арасында Дүртөйледән – “Бекар”, Уфа шәһәренең Дим районыннан – “Калейдоскоп”, Бәләбәй башкорт гимназиясеннән – “Дәрман” курайчылар ансамбльләрен, “Вокал-соло” номинациясендә гран-прига лаек булган Дүртөйле кызы Эльвира Байбулатованы билгеләп үтү кирәк.
Халык хореографиясе номинациясендә Караидел районының “Яшьлек” халык биюләре ансамбле, бал һәм эстрада биюен башкаручылар арасында Борайдан “Жасмин” ансамбле, ялгыз биюләрдә Миякә районыннан Зарина Сабирова, Уфаның 49нчы мәктәбеннән Денис Черников һәм Алина Кунакбаева, Благовещеннан Надежда Лобастовага тиңнәр булмады.
Җиңүчеләргә конкурс дипломнары һәм сертификатлар тапшырылды. Иң мөһиме –Башкортстан дәүләт аграр университетына укырга кергәндә талант ияләренә өстәмә баллар исәпләнәчәк!