“Әллүки”нең алыштыргысыз җитәкчесе, шагыйрә, биш китап авторы, Русия һәм Башкортстан Журналистлар берлеге әгъзасы, үзе дә шушы ямьле язда матур гомер бәйрәмен билгеләүче Светлана Васикова, юбилей концертын ачып, ансамбль тарихына күзәтү ясады.
— “Әллүки”нең беренче утырышы Мәдәният сараенда түгел, ә Бөек Ватан сугышы ветераны, 40 ел гомерен мәктәпкә багышлаган мөгаллимә Мәсрүрә Шәрифҗанова фатирында үтте. Фикердәшләрем, иҗатташларым Дәһинә Гәрәева, Рәсимә Сәмигуллина, Әгинә Булатова, Мәрфуга Әмирова белән “Онытылмасын халкым моңнары” дигән девиз астында эшебезне башлап җибәрдек. Халык җырларына өстенлек бирдек. Төркемебезгә шәһәрнең төрле оешмаларында хезмәт салучы җыр-моңга, сәнгатькә гашыйк шәхесләрне җәлеп иттек. Аларның күбесе бүген дә “Әллүки”нең даими әгъзалары, — диде Светлана Фәүзи кызы. — Безнең бурыч — яшь буында халкыбызның күркәм йолаларына, гореф-гадәтләренә кызыксыну уяту, татар җыр сәнгатенә карата мәхәббәт тәрбияләү.
“Әллүки”нең үзешчән артистларын Дүртөйле генә түгел, Илеш, Чакмагыш, Кушнаренко, Нефтекама тамашачысы да көтеп ала. Төркемнең репертуарында йөздән артык халык җыры бар. “Ал Зәйнәбем”, “Кара урман”, “Зиләйлүк”, “Тәфтиләү”, “Хәмдия”, “Җир җиләге”, “Зәңгәр чиләк”, “Әллүки” һәм башка әсәрләрне Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Вәзирә Сираева, Фирүзә Кучимова, Флидә Янгирова, Саҗидә Мөхәммәтдинова, Светлана Васикова бөтен рухын, асылын саклап, үзләренә генә хас тирән моң, югары зәвык белән башкара. Юкка гынамыни “әллүки”челәр даими рәвештә төрле фестивальләрдә катнашып, берсеннән-берсе саллырак бүләкләргә лаек булып тора. Халкыбыз сандугачы Фәридә Кудашева кулыннан лауреат дипломы алу бәхете дә насыйп булды заманында аларга.
“Әллүки” — яшен-картын берләштерүче төркем. Аның иң олы әгъзасы Розалия Рәхмәтуллина 79 яшьтә булуына карамастан, оста итеп озын көйләрне дә башкара, өздереп бии дә.
Юбилей концертында халык әсәрләре белән беррәттән, популяр эстрада җырлары да яңгырады. Һәр чыгышны тамашачы җылы кабул итте, “әллүки”челәргә алкышларын да, чәчәк гөлләмәләрен дә кызганмады. Юбилярларны котларга танылган җырчы, якташыбыз Радик Динәхмәтовның кайтуы ямь өстенә ямь өстәде. Тамашачылар арасында халык җырларын иң яхшы белүчегә бәйге игълан итеп, иң активларга үзенең өр-яңа дискларын бүләк итте ул.
“Әллүки”челәрнең бәйрәм шатлыгын ут күршеләребез – илешлеләр дә ихлас уртаклашты. Этәй авылы биләмәсе башлыгы Рәзиф Сәрвәров, укытучы Хәния Галләмова ансамбль җитәкчесе Светлана Васиковага якташларының кайнар сәламен, изге теләкләрен җиткерде. Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы Зәлифә Кашапова табадан гына төшкән шигырьләрен, композитор Рәлиф Шәгалиев җырларын бүләк итте. Әлфия Сабирова, Рәсидә Мостафинаның чыгышы да үзенчәлекле, матур яңгырады. Дүртөйле шәһәрендә эшләүче “Дулкын” әдәби иҗат клубы әгъзалары да шигъри күчтәнәчләреннән “авыз иттерде”.
Концерт гөрләп узды. Анда килгән һәркем, тормыш ыгы-зыгысыннан арынып, рәхәтләнеп ял итте.
Халкыбызның моң хәзинәсен саектырмый саклау максатына хезмәт итүче, тынгысыз, һәрвакыт иҗади эзләнү юлындагы “Әллүки” фольклор төркеме һәвәскәрләренең киләчәге дә бүгенгедәй якты, матур булсын!