+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
9 апрель 2015, 22:01

Үз юбилееңны әзерләү җиңел түгел икән!

Идрис Кәлимуллин иҗат кичәсендә тамашачысын нәрсә белән гаҗәпләндермәкче?Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты, Бөтенрусия эстрада конкурслары лауреаты Идрис Кәлимуллин шушы көннәрдә алтын юбилеен билгеләде.

Күренекле актер һәм популяр җырчы Илеш районының Шәммәт авылында туган. Кечкенәдән җырларга, бигрәк тә театр уйнарга яраткан. Шушы мавыгулар аны 1982 елда Уфа дәүләт сәнгать институтына алып килгән.
Институтны тәмамлаганнан соң Идрис Батыршәех улы Уфада яңа гына барлыкка килгән Яшь тамашачы театрында эш башлый. Сәләтле актерны тиз күрәләр, ул труппаның әйдәүче актеры булып китә. Әмма Идрис эзләнүләр юлын сайлый һәм менә инде ул — яңа гына ачылган “Нур” татар дәүләт театрында тамашачының яраткан актеры.
Киләсе борылыш 1997 ел белән бәйле. Идрис Кәлимуллин театрдан китә һәм үз эшен ача. Әйтергә кирәк, сәхнәгә багышланган дистә елда ул 20дән артык кабатланмас образ тудырган. Мирхәйдәр Фәйзинең “Ак калфак”ында — Бакый, Илдар Юзеевның “Кыз казлары артыннан” әсәре буенча куелган спектакльдә — Малик, Гаяз Исхакыйның “Зөләйха”сында — Сәлимҗан, Шекспирның “Ромео белән Джульетта”сында Ромео һәм башка рольләрне чагу башкарып, тамашачы күңелен яулый актер.
Театрдан китә, әмма сәхнә белән хушлашмый Идрис, “Сәйяр” дигән үз эстрада театрын булдыра. “Сәйяр” тиз арада популярлык яулый һәм бүген дә уңышлы эшләвен дәвам итә.
11 апрельдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында Идрис Кәлимуллинның юбилей кичәсе уза. Күркәм бәйрәмне җырчы нинди хисләр белән көтә икән? Дулкынланамы? Тамашачыны ниләр белән гаҗәпләндерергә уйлый? Бу хакта без аның үзеннән сораштык.
— Артист буларак, миңа еш кына юбилейлар, иҗат кичәләре әзерләргә һәм үткәрергә туры килә. Бу юнәлештә шактый тәҗрибә тупланганга, эш әллә ни авыр тоелмый. Әмма үземнең юбилейны уздыру алдыннан мин бераз югалып калдым. Әле булса дулкынланам. 50 яшь — җитди дата, егерме, утыз яшь кенә түгел бу. Баштарак каушап калсам да, Аллаһыга шөкер, берүзем түгелмен, гаиләм, иҗатташ дусларым, яраткан гәзитем “Кызыл таң”ым миңа һәрчак ярдәмгә килергә әзер. “Сәйяр” эстрада театры һәм шул ук исемдәге реклама үзәге чараны уңышлы үткәрү өчен барлык көчен сала.
— Юбилейга кунакларны күп дәштегезме?
— Аерым дәшүләр әллә ни күп булмады. Кичәгә килгән һәр тамашачы иң зур кунак булачак. Хәер, концертларыбызга балалар йортында тәрбияләнүчеләрне еш кына кунак итеп дәшәбез. Бусында да сабыйлар өчен урыннар әзер, көтәбез.
— Концерт узгач, иркенләп тын алып, ял итәргә дә буладыр инде?
— Бер генә дә андый уем юк. Беләсездер, авыр операция кичергәннән соң, республика буйлап гастрольләргә чыкканым булмады. Халык көтә, шалтыраталар, хатлар язалар. Менә шуңа җавап итеп, 21 апрельдән башлап турне оештырырга уйлыйбыз. Әлбәттә, беренче чыгышыбыз туган якта — Яркәйдә булачак. Ветераннар, укытучыларым, дусларым, яраткан тамашачыларым алдында чыгыш ясаячакбыз. Аннары инде юлыбыз Чакмагыш, Кушнаренко, Кырмыскалы, Толбазы аша узачак. Репертуарга халык яраткан элекке җырлар да, яңалары да кертелде. Яраткан тамашачым белән бергәләшеп күңел ачарга исәп!
Читайте нас: