— Айдар әфәнде, сүзне Сезнең балачак елларыннан башлыйк әле. Моңлы булу нәселдән киләме? Кечкенә чакта Сез нәрсә турында хыяллана идегез?
— Гомумән, нәселдән киләдер дип уйлыйм. Әлбәттә, чолгап алган мохит, кешеләрнең дә тәэсире бардыр. Төгәлрәк әйткәндә, радио-телевидениенең дә йогынтысы көчле булды. Без, шөкер, чын җырчыларны тыңлап, күреп, аларның җырларында тәрбияләнеп үстек.
Кечкенә чакта хыяллар күп булды инде ул. Космонавт, шофер, кыю гаскәри һөнәрен дә сайлыйсы килде... Әйткәндәй, тагын сәяхәтче булырга хыяллана идем, ул турыда бихисап китаплар укып, җир шарындагы утрау, култык, бөтен бугаз атамаларын да диярлек белә идем. Мәктәптә тарих белән география дәресләренә әзерләнеп тә тормадым, чөнки язылганнардан, соралганнардан күпкә артыграк белә идем. 9нчы сыйныфта Джеймс Олдридж дигән инглиз язучысының “Дипломат” дигән икетомлыгын укыгач, миндә дипломат булу теләге туды һәм бу хыял мине, мәктәп тәмамлагач, башкалабыз Уфага, БДУга алып килде.
— Сез, БДУ белән беррәттән, музыка училищесында да белем алгансыз. Яшьлек еллары нинди хатирәләре белән күңелегездә уелып калды?
— БДУда укыганда күпкырлы, күңелле студент тормышы мине җыр белән шөгыльләнергә этәрде һәм бу мавыгуым бик җитди һәм озак-ка булып чыкты. Җырдан беренче укытучым Тәнзилә Кәримова булды. Укудан соң аңа вокал дәресләренә йөри идем. Җырлап йөргәч, университет чараларында, “Студент язы” һәм башка бик күп кичә-концертларда катнаша идем. Аеруча “Ирәндек” бию ансамбле белән бергә концертларда йөрүләр, үзебезнең “Акчарлаклар” әдәби-иҗат түгәрәге белән район-авылларда җырлы-моңлы кичәләр куюлар матур булып истә калган. Шул елларда ук Төркиягә һәм Таҗикстанга барып кайту бәхете дә тигән иде хәтта.
Университетны тәмамлау белән Уфада эштә калдым да, музыкаль белемемне арттыру максатыннан, сәнгать училищесына да укырга кердем.
Сәнгать училищесына тирән рәхмәтле һәм бурычлымын, чөнки анда ике ел гына укысам да, үзем өчен бик күп файдалы белем һәм күнекмәләр алдым. Училищеда вокалдан Сима Мишурис дигән бик белемле, сәләтле, студентлар өчен җан атып торган укытучыда укыдым.
— Казан Сезне ничек каршы алды? Остазларыгыз турында сөйләп үтсәгез иде.
— Казанга мине консерваториядә уку теләге алып килде. Имтиханнар тапшырып, якташыбыз, Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Зилә Сөнгатуллина классына укырга кердем. Уку елларында студент булып кына йөрмәдем, Казан шәһәр филармониясендә эшли башладым, әле дә шунда эшлим. “Татарика” татар музыкасы оркестры белән бик тыгыз эшләп, Русия, чит илләр сәхнәләрендә күпсанлы чыгышлар ясадык. “Казан” бию ансамбле белән дә бик күп йөрелде.
— Сез — бихисап конкурслар лауреаты. Талантыгыз белән бик күп шәһәрләрдә тамашачы сөюен яулагансыз. Бу уңышларның сере нәрсәдә?
— Конкурсларда йөрү ул бер мәл генә. Олыгая төшкәч, ул бик килешеп тә бетми. Шуңа күрә яшь чакларда үзеңне сынап калырга кирәк. Ул конкурсларның хәзер барысын да хәтерләп тә бетермәскә мөмкин. “Дуслык җыры”, “Татар җыры”, Салих Сәйдәшев исемендәге вокалистлар конкурсы, Улан-Удэ шәһәрендә үткән халыкара вокалистлар конкурсы аеруча истә калды, спорт термины белән әйтсәк, призлы урыннар яулаган идем. Чыгышлар гел генә уңышлы да булмаска мөмкин, әмма күңелне төшермәскә, максатчан булырга кирәк — уңышның сере шунда.
— Сез, халык һәм эстрада җырларыннан тыш, зур осталык белән неаполитан җырларын башкаручы буларак та билгеле...
— Җыр белән профессиональ шөгыльләнүче бер җырчы да неаполитан җырларына битараф кала алмый, әлбәттә. Неаполитан җырлары музыкаль, мелодикалы, экспрессив, югары ноталарга матур итеп менеп китүе белән аеруча тенорларга бигрәк тә кызыклы һәм җырчылар репертуарында мотлак урын алып тора. Гомумән, мин үзем халык җырлары белән бик кызыксынам һәм, нинди милләт җыры булуына карамастан, бик яратып башкарам.
— Йөрәк түрегездә якты эз калдырган бәхетле мизгелләрне искә төшерик әле.
— Йөрәк түрендә... Андый мизгелләр, Аллаһка шөкер, тормыш юлында күп булды. Шуларның иң яктыларыннан безнең никах көнен, аннары балаларыбыз туу шатлыкларын әйтеп үтәр идем. Минем өчен иң зур бәхет — гаиләм белән бәхетле булу. Карьера мәсьәләсе минем өчен бервакытта да беренче урында тормады. Сөекле тормыш иптәшем Зилә Әфтах кызы Бакалы районы Яңа Калтай авылыннан. Татар теленнән укытучы булып эшли. Балаларыбыз белән бәхетлебез. Иң өлкәне — Айсылу кызыбыз, аннары — Ильяс, аннары — Мансур. Айсылу бүген Мәдәният университетында профессор, Татарстанның һәм Русиянең халык артисты, вокал кафедрасы мөдире Венера Ганиева классында укый. Тавышы бик матур. Халык, эстрада, классик әсәрләрне дә башкара ала, тырышып өйрәнә.
— “Кызыл таң” укучыларына нинди теләкләрегез бар?
— “Кызыл таң”сыз Башкортстан матбугатын күз алдына да китереп булмый, ул — безнең күптәнге яраткан гәзитебез. Гәзит хезмәткәрләренә, укучыларына яхшы кәеф, исәнлек-саулык, эшләрендә уңышлар, гәзитнең тиражы артуын телисем килә. Һәм тагын бер теләгем — “Кызыл таң”ның һәр укучысы үз баласы белән рәхәтләнеп, иркенләп үз туган телендә сөйләшсен иде!