+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
15 апрель 2015, 22:28

Шәкүровларга тамашачы шөкер кылды

Сәхнә белән зал арасында ихтирам күперен булдыручы тамашалар аерым игътибарга лаек.Нәкъ шундый бер тамаша күптән түгел Уфаның иң зур залларының берсе — УМПО мәдәният сараенда үтте һәм Илгиз Шәкүров иҗатына багышланды. Ул Мишкә районы үзәгендә яши, район хакимияте башлыгы ярдәмчесе булып эшли. Моннан тыш, ул төбәктәге татар хәрәкәтен җитәкләүчеләрнең берсе, “Әнисә” мәчетендә “Атнакич” түгәрәген алып бара, “Әс-Сәлам” гәзитен чыгаруда катнаша, туган авылы Бабайда үткән зур чараларга сценарийлар яза, аларны алып бара, җырлый, клиплар төшерә, тавышы радио-телевидениедә яңгырап тора, район үзәгендә зур, матур йорт салдырган, хәләле белән ике бала үстерә...

Ә күптән түгел ул башкала тамашачысы алдында имтихан тотты. Гадәттә, мондый кичәләрне үткәргән иҗат кешеләре турында шулай диләр. Әмма бу очракта имтихан булмады ул, дөнья ямен бердәй күрүче, аның тәмен бердәй тоючы җан кардәшләр очрашуына әверелде. Залда ак яулыклы әбиләр, сабыйларын җи­тәкләгән әти-әниләр, ерак араларны якын итеп килгән авылдашлары, мәртәбәле кунаклар, республиканың иң күренекле матбугат чаралары хезмәткәрләре – барысы да ул көнне матур тамаша кылды!
Чыннан да, Илгиз Шәкүров үз тамашачысына олы хөрмәт белән карый, шуңа репертуарына да игътибарлы ул. Анда Зифа Нагаева, Риф Арслан, Ризван Хәкимов, Мөдәрис Гыйзетдинов кебек “иләктән үткән”, халык ихлас кабул иткән авторлар җырлары урын алган. Концерт башында ук алардан попурри яңгырады.
Әлеге тамаша күпләрдән аерылып торды, дидек. Монда инде бәкәлгә төшкән “билдән түбән” юмор булмады, аның урынына мәңгелек кыйммәтләр, туган җир турында фәлсәфи уйлар белән бергә үрелеп барган җырлар яңгырады. Күп кенә концертлар исерекләр табынын хәтерләткән бер заманда, әлеге тамаша күңелгә чын мәгънәсендә бер гамь өстәде, залдагылар үзләренең ихтирамга лаек булуын тоеп утырды.
Илгиз үзенең ихтирамын “Туган тел” телевидение каналына да җиткерде һәм аңа “Хыялларны тормышка ашырган өчен” бүләген тапшырды. Аның “Әнием өчен” җырына клип нәкъ биредә төшерелде һәм күп кенә хит-парадларда беренче урыннарны яулады. Ә “Юлдаш” радиосы җырчының “Хыял” бүләгенә лаек булды.
— Безнең бөтен гомер “Башкортостан” радиосы белән бәйле. Кечкенәдән иртән-иртүк күзне ачуга әти-әнинең “Хәерле иртә, улым. Тор, юын, чәй эчәбез” сүзләре белән бергә Рәсимә Каримова, Наилә Галәветдинованың радиоалгычтан агылган моңлы тавышлары хәтергә уелып калган. Бер көнебез дә “Башкортостан” радиосыннан башка үтмәгәндер. Ул шатлыкларыбызны бүлешә, кайгыларыбызны уртаклаша, авыр чакларда да, бәхетле, рәхәт мизгелләрдә дә безгә гел юлдаш ул “Юлдаш”ыбыз. Бик озын юл үткән радионың дәрьядай киң, бай тарих китабына үземнең нокта кадәрле генә өлешемне керткәнемә бәхетлемен. Шушы хыялымны тормышка ашырган өчен “Юлдаш” житәкчеләренә һәм анда эшләүче дусларыма рәхмәт! — диде ул.
Концертта халыкка “Юлдаш” радиосы аша яхшы таныш Баш­кортстанның атказанган артистлары Резеда Әминева, Фәрваз Урманшин, популяр җырчылар Филүс Касыймов, Зарема Әюпова, Флера Шәрипова, Гөлшат Арсланова һәм башка кунаклар мәртәбә өстәде. Ә җырчының улы Самат Шәкүровның чыгышы үзе бер ачыш булды! Мәктәптә 3нче сыйныфта гына укыса да, аның тавышы төрле сәхнәләрдә, радио каналларында ишетелде дә инде. Башкала сәхнәсендә Саматның беренче тапкыр чыгыш ясавы булды һәм, залдагы көчле алкышлардан аңлашылганча, соңгысы булмас әле! Әтисе дә, улы да мәртәбәле сәхнәдә имтиханны “бишле”гә тотты һәм аларның тамашачыга булган ихтирамы, ярату булып, үзләренә кайтты.
Читайте нас: