Әлеге чара үзенең барлыкка килүе белән шәһәр телевидениесенә бурычлы. Нәкъ алар, авылларга чыккан вакытларда сәләтле балаларны күреп, аларның чыгышын урындагы тапшыруларда күрсәтә башлый. Бу матур башлангычны тиз арада мәдәният бүлеге һәм район хакимияте күтәреп ала һәм, аны үстереп, “Төньяк балкышы” балалар конкурсы игълан итә. “Яңавыл таңнары” гәзите һәм районның рәсми сайты конкурсантлар бәйгенең барышы белән даими таныштырып бара.
Быел сайлап алу турына үзешчән артистлардан һәм иҗади коллективлардан 190 гариза кабул ителгән, ә бу исә, аз да түгел, күп тә түгел — 4-17 яшьлек 500дән артык бала дигән сүз! Шулар арасыннан 169 артист (35 коллектив һәм аерым башкаручылар) бәйгенең икенче этабына үткән.
— Быелгы конкурс Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланды һәм “Ата-бабалар батырлыгы белән горурланабыз” дигән девиз астында үтте. Җиңүчеләр хореография, вокал, инструменталь, оригиналь жанрлар, нәфис сүз жанры, сәнгатьле уку номинацияләрендә билгеләнде. СМС тавыш бирүдә 454 тавыш җыеп, Яңавылның 10нчы балалар бакчасының “Незабудки” ансамбле (җитәкчесе — Инна Абдрахманова) һәм лицейда белем алучы Эльвира Хөппиева (җитәкчесе — Марина Нургаянова) җиңеп чыктылар. Ә инде иң төп җиңүченең исеме гала-концертта билгеле булды, быел мәртәбәле жюри бу югары исемгә Лиана Лотфуллина лаек дип тапты.
— Мин балалар музыка мәктәбендә шөгыльләнәм. Җитәкчем Халисә Насыйбуллинага мин бик рәхмәтле. Әлеге бәйгедә сәләтле балалар бик күп иде, җиңү турында хыяллансам да, моңа әле дә ышанмый торам, — дип шатлыгын яшерә алмый Лиана.
Гран-при иясен котлап, район хакимияте башлыгы Илшат Вәҗигатов бүләкләр тапшырды, аларның иң кадерлесе районның “Орленок” лагерена путевкадыр, мөгаен. Әйткәндәй, бәйгедә катнашучыларның берсе дә бүләксез калмады, һәрберсенә дипломнар, истәлекле сувенирлар тапшырылды.
“Төньяк балкышы” балаларны бергә туплаучы матур бәйге генә түгел, ә кече яшьтән мәдәниятле балалар тәрбияләүгә, район биләмәсендәге талантларны ачуга, аларны үстерүгә юнәлтелгән, яшь буынны халкыбызның җыр-моңнары, гореф-гадәтләре белән таныштыручы зур бер чара булып тора. Әлеге чараның башында район хакимияте башлыгының үзе торуы аеруча куанычлы.