+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
18 апрель 2015, 22:31

Без –Гафури варислары

Гафури районы чал Урал итәгендә, табигать хозурында урнашкан. Бай тарихы, дөньяга тудырып үстергән әдипләре белән дә үзенчәлекле һәм газиз ул. Бу җәһәттән Башкортстанның беренче халык шагыйре Мәҗит Гафури белән күренекле галим Җәлил Киекбаев исемнәрен атау да җитә. Хезмәт сөюче халкы тырышлыгы белән соңгы елларда район бик күп уңышларга ирешкән. Гомумән, республика күләмендә уртаклашыр яңалыклары күп аның. 20 апрельдә Уфа “Нур” татар дәүләт театрында “Кызыл таң”ның җырлы кичләре”нең Гафури районына багышлап үткәрелүе уңаеннан оештырылган бүгенге сәхифәдә шуларның берникадәре белән таныштырып үтәргә булдык. Тәүдә сүзне район хакимияте башлыгы Рамил БОХАРОВка бирәбез.

— Иң тәүдә шуны әйтергә телим, гафурилылар “Кызыл таң” гәзитен яратып укый, чөнки ул ил, республика, район яңа­лыкларын, иҗтимагый-сәяси тор­мышны күпкырлы яктырта. Икенчедән, бай тарихлы гәзиттә әледән-әле безнең Гафури районының икътисади үсешен тасвирлаган мәкаләләр басты­рыла. Гәзит белән тыгыз бәй­ләнештә яшибез.
Районыбызның икътисади яктан үсешенә килгәндә, былтыр авыл хуҗалыгы тармагында, социаль торак төзелешендә, мәдәният һәм спорт өлкәсендә ярыйсы күрсәткечләргә ирештек. Агросәнәгатьтә яңа техно­ло­гияләр кулланып, “Сатурн”, “Агыйдел”, “Восток-СТ”, “Тахта­ров” хуҗалыклары 65905 тонна татлы тамыр әзерләде. Унбер хуҗалыкта 22,6 мең тонна иген үстерелде. Кызганычка каршы, 2000нче елларда күп кенә хуҗалыклар банкрот дип та­нылып, бөлгенлеккә төште, шул рәвешле бүгенге көндә шәхси хуҗалыкларны үстерүне мөһим бурыч итеп куябыз. Хәзер 110 аерым хуҗалык, базар мөнәсә­бәтләренә яраклашып, эшләп килә. Алар үсешендә республикадан алган субсидия­ләрнең дә әһәмияте зур. Әйтик, агротуризм буенча “Великолепный страус” шәхси хуҗалыгы тирә-якта зур кызыксыну тудырды. Туристик маршрутта Җилем елгасы буй­лап көймәдә, ката­маранда йөзү популярлашты.
Читайте нас: