+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
21 апрель 2015, 21:51

“Балкыш” балкый, “Надежда” өметләрне аклый!

“Алтын тирмә” төбәкара милли театрлар фестивалендә Иглин районының берьюлы ике коллективы “халык” исеменә лаек булды.Үзешчән сәхнә осталары район Мәдәният йортында имтихан тотты. Аларның эшләрен Стәрлетамак урыс драма театры баш режиссеры Мөсәлим Кулбаев белән Республика халык сәнгате үзәгенең баш белгече Тәнзилә Калмурзина энә күзеннән үткәрделәр. Нәтиҗәдә, “Балкыш” (Меңҗитәр авылы мәдәният йорты) белән “Надежда” (Олы-Теләк авылы мәдәният йорты) театр коллективларының чыгышы югары бәһаләнде. Хәзер алар “халык” исемен йөртәчәк.

— Фестивальгә әзерлек барышында үзем өчен бик күп яңалык ачтым, — диде Иглин районы Мәдәният сараеның, “Балкыш”ның куючы режиссеры, төп роль­ләрнең берсен башкаручы Гөлшат Ибәтова. — Авыл халкы телевизор караудан туеп, җанлы аралашуга, фикер алышуга сусаган. Мондый фикерне үз тәҗрибәмә таянып әйтәм. Әнгам Атнабаевның “Мәхәббәт хакында җыр” пьесасын сәхнәләштердек. Төп рольне башкару өчен энергиясе ташып торучы, яшь, чибәр егет кирәк иде. Үктәй авылы биләмәсе башлыгы Илһам Имаевка тәкъдим иттек. Башта икеләнде. Шуннан соң ризалашты. Бу хакта бөтен авыл халкы да белеп калган. Нәтиҗәдә, калган рольләргә дәгъва итүчеләр шактый күп булды. Труппага әсәрне укып, мәгънәсенә төшенергә ике айдан артык вакыт бирелде. Репетицияләр бер ай дәвам итте. Җитди әзерләнгәнгә, хәлиткеч чыгышта да сынатмадык. Һәркем үз ролен ре­пе­тициядәгедән дә остарак итеп башкарды.
Халык соравы буенча Иглин районы авылларына гастрольләргә чыгачакбыз. Нуриман районында да көтәләр. Шул ук вакытта, авылларда театр белән кызыксынучылар артканнан-арта. Мин бу күренешкә шатланам гына. Ни дисәң дә, театр, Интернет челтәреннән һәм телевизордан аермалы буларак, халыкны яхшылыкка гына өйрәтә.
Олы-теләклеләр жюри әгъзаларына Александр Островскийның “Старый друг лучше новых двух” пьесасын тәкъдим иткән.
“Алтын тирмә” фестивале дәвам итә. “Халык” исеменә лаек булган кол­лективларның режиссерлары май аенда Бәләбәй шәһәрендә үтәчәк чараның йомгаклау өлешендә катнашачак. Анда аларны семинарлар, осталык дәресләре көтә.
Читайте нас: