+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
22 апрель 2015, 13:46

Туган ягыма мәдхия

Дүртөйле районы Мәдәният сараенда талантлы җырчы Радик Динәхмәтовның юбилей концерты узды.Концертның жанрын “әдәби-музыкаль моноспектакль” дип атау дөрес булыр. Кичәнең беренче өлешендә Радик Биктимер улы мөнәҗәтләр башкарды, күптән түгел ташка бастырган “Кеше...” дип аталган җыентыгыннан шигырьләр укыды.

Җырчының, башына мөселман түбәтәе киеп, йомшак, моңлы тавышы белән мөнәҗәт­ләр көйләвен дә, аерылмас юлдашына әверелгән флейтасының көмеш аһәңнәрен дә, сәнгатьле итеп яттан шигырь укуын да зал тын һәм таң калып тыңлады. Бу мизгелләрдә артист һәркемне, тормыш ыгы-зыгысыннан арынып, яшәү мәгънәсе, күңел сафлыгы, изгелек, мәхәббәт кебек мәңге искермәскә тиешле, ләкин заман шаукымы белән кайвакыт, ни аяныч, матди байлыкка алыштырылучы рухи кыйммәтләр хакында уйланырга мәҗбүр итте. Башкорт, татар халыкларының күренекле шагыйрь­ләре Шәехзадә Бабич, Наҗар Нәҗми, Мостай Кәрим, Әнгам Атнабаев, Роберт Миңнуллин, Ирек Киньябулатов, Фәния Чанышева, Галимҗан Гыйльманов һәм башкаларның әсәрләрен юбиляр образга кереп, рухланып укыды.
Кичәнең икенче өлешендә артист туган ягы Дүртөйле районы шагыйрьләре, композиторлары тарафыннан иҗат ителгән җырларны башкарды. Ул күренекле якташлары Әхсән Сәлимов, Мөдәрис Морзаханов, Мөдәрис Мөсифуллин, Азамат Гыйльманов кебек каләм һәм көй осталарының әсәрләрен, кайчан, нинди дәвердә язылуына карамастан, заманча яңгыраш биреп, үзенә генә хас югары зәвык белән тамашачыга җиткерде.
Күптән инде исеме туган Башкортстаныбызда, күрше Татарстанда, алай гына да түгел, илебездә киң билгеле Радик Динәхмәтовны “сөй­кемле сөяк” итүче сыйфат­ларның берсе, мөгаен, аның һәрвакыт тыйнак, басынкы булуында, “йолдыз” чире йоктырмавындадыр. Шуңа аны юбилее белән котларга авылдашлары да, сыйныфташлары да, иҗат­таш дуслары да, ерак араларны якын итеп, бихисап җыелган иде. Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин җырчыны җылы һәм ихлас тәбрикләде.
— Районда үткәрелүче һәр мәдәни чараны диярлек Радик Биктимер улының кабатланмас чыгышлары бизи. Ул беркайчан да “вакытым юк, мәшәкатьләрем болай да баштан ашкан” дими, эш графигы тыгыз булса да, без, якташлары белән, даими очрашып торырга, Дүртөйле тамашачысына бәйрәм рухы бүләк итәргә форсат таба. Шундый булганың өчен зур рәхмәт сиңа! — диде Ринат Мәсгуть улы.
— Без Радик белән армия сафларында бергә хезмәт иттек, — диде “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррир урынбасары Фәнис Гәрәев. — Аны олыны олы, кечене кече итә белүче, югары әхлаклы кеше булганы өчен тирән хөрмәт итәм.
Сәхнәгә юбилярны котлар өчен шулай ук “Кызыл таң” гәзитенең авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире Олег Төхвәтуллин, “Өмет” гәзитенең баш мөхәррире Рәдис Ногманов, Башкортстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Фәния Габидуллина, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкортстан дәүләт педагогия университетының фәнни-тикшеренү лабораториясе мөдире Ганс Хәкимов, “Юлдаш” район гәзитенең баш мөхәррире Хәмит Нәбиев һәм башка шәхесләр күтәрелде. Ә Салават Юлаев исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ирек Киньябулатов җырчыга изге теләкләрен махсус аңа багышланган шигырь юллары аша җиткерде. Радик­ның якташлары да кичәгә зур әзерлек белән килгән иде: нефтьче шагыйрь Фәнис Рәхмәтуллин юбиляр­ның иҗаты белән рухланып язган шигырен яңгыратса, композитор, җыр­чы, үзешчән рәссам Мөф­тәдин Гыйләҗев үз эшләгән картинасын бүләк итте. Дүрт­өйле талантлары Мөдәрис Морзаханов белән Фәнис Рәхмә­туллин иҗат иткән “Тамашачыма” дигән өр-яңа җыр да юбиляр өчен кичәдә иң кыйммәтле бү­ләкләрнең берсе булгандыр.
Концертта Радик Биктимер улының кызы Сабина белән улы Даян да сәхнәгә чыкты. Берсе — синтезаторда, икенчесе виолончельдә уйнаган яшь Динәх­мә­тов­ларның чыгышын зал җылы кабул итте.
Ямьле язда дөньяга килгән Әсән авылы егете юбилей концертында туган ягына мәдхия укыса, Дүртөйле тамашачысы үз чиратында, аңа чиксез сөюен белдерде: яраткан җыр­чысын чәчәк гөлләмәләренә, кайнар алкышларга күмде.
Читайте нас: