+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
25 апрель 2015, 22:39

Уйнагыз да сайрагыз сез!

Гәзитебез проекты айдан-айга күбрәк районнарны һәм милли мәдәниятләрне үз эченә ала бара.Республикада җанга рәхәт бирердәй хозур табигатьле төбәкләр бар. Шуларның гүзәлләрдән дә гүзәле Гафури районындадыр, мөгаен. Аның шифалы чишмә суларын татырга, изге суларында коенырга, ләменнән шифа табарга, ниһаять, мәгърур тауларына менеп, дөньяны байкарга дип килүчеләр бөтен илдән, хәтта чит илләрдән да бихисап. Халык аларны ихлас каршы ала, туганыдай күреп хөрмәт итә, чөнки бу төбәктә яшәүчеләрнең рухи бердәмлеге какшамас нык, шуңа да офыклары якты.“Кызыл таң” гәзитенә нигез салучыларның берсе Мәҗит Гафуринең туган ягы булганга, безгә бу як бигрәк тә кадерле. Аның “Кошларга” шигырендә язылганча, “Уйнагыз да, сайрагыз сез!”дип, без аларның сәнгать әһелләрен күптән кунакка көткән идек. Узган дүшәмбедә, ниһаять, аларның бердәмлеге, милләтләр гөлләмәсе балкышы Уфа “Нур” татар дәүләт театрында үткән “Кызыл таң”ның җырлы кичләре” проекты кысаларындагы зур концертта да ачык чагылыш тапты.

Бу көнне башкалага Гафури районыннан зур олау килде. Сәнгать осталары чыгыш ясарга әзерләнгән арада фойеда күргәзмәләр эшләде. Килүчеләрне Мәҗит Гафуригә, район тарихына багышланган стендлар, кул эшләре экспозициясе кызыксындырды. Бәйрәм сыйсыз булмый, дигән кебек, гафурилеләр башкала халкын шифалы Красноусол суы белән сыйлады, шифаханәдә җитештерелгән башка дәвалау чаралары тәкъдим итте. Тамашачылар фойеда Сәетбаба авылыннан “Асанай” фольклор ансамбленә кушылып җырлады, тыпырдатып биеде. Шушы күтәренке рух тамаша залына да үтеп керде. Ә анда сагынышып күрешкән дус-туганнарны туган як табигате күренешләре, җанга якын туган моңнар каршы алды.
Читайте нас: