+6 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Мәдәният һәм сәнгать
25 апрель 2015, 22:36

“Җырым аша изге теләк телим”

Шуңа да Башкортстанның халык артисты Радик Вәлмөхәмәтовның һәр чыгышы тамашачы күңелен иркәли.Популяр җырчы, Башкортстанның халык артисты Радик Вәлмөхәммәтов – бик тыйнак кеше. Тыныч кына үз эшен башкарып, халыкка моңлы да, мәгънәле дә җырлар тәкъдим итүен белә.

— Кечкенәдән җыр тыңлап үстем, ике туган абый, апаларым кемузардан җырлар, картәнием дә гел моңланып утырыр иде, сабантуйларда җырлап беренчелекне бир­мәгән ул. Аларның җырлары бүген дә колагымда чыңлап тора, — дип сөйли Радик.
Ә мәктәп елларында гитарада уйнап җырлый. Бик күп смотр концертларында, конкурсларда катнашкан егет лауреат исемнәре дә ала. 80нче елларда Башкортстан күлә­мен­дә зур тальян бәйрәмнәре үтә. Әнә шуларның берсендә катнашкан Радикны жюридагы белгеч­ләр күреп ала һәм аны арытаба җырчы булырга өнди, башкалага укырга чакыра.
Әбҗәлил районының Ташбулат авылында туып-үскән егет 1982 елда Уфа сәнгать училищесының вокал бүле­генә укырга килә. Йөздән артык кешедән 12сен сайлап алалар. Арада Радик Вәлмөхәммәтов та була. Әлфия Мәсәлимова классында 4 ел уку дәверендә бик күп конкурсларда көчен сыный. Училищены тәмам­лагач, яшь җырчыны Учалыда ачылган филармониягә эшкә җибәрәләр. Һәм ул кинәнеп җыр бәйгеләрендә катнаша. “Язгы моңнар”, “Дуслык җыры”, “Ирәндек моңнары”, “Татар җыры” конкурсларында призлы урыннар ала, лауреат була.
“Хуш, авылым” җыры бе­лән халыкка таныла ул. Юлай Үзәнбаев­ның Буранбай Искужин сүзләренә язылган “Акчарлак” җырын яратып башкара. Композиторның “Ак болытлар” җырын да тамашачыга беренче булып Радик Вәлмөхәммәтов ишет­терә. Аның репертуарында халык җырлары да күп – “Сәлимәкәй”, “Сибай”, “Ямәлекәй тавы”, “Урал”, “Шахта”, “Сагынам, дуслар”.
1998 елда башкорт төр­кемен җитәкләргә яңа ачылган Нефтекама филармониясенә эшкә чакыралар. Радик коллектив туплауга зур көч сала. Ул төркем Нефтекамада бүген дә эшләп килә.
2003 елда Башкортстан дәүләт филармониясенә эшкә күчә. Биредә ул “Ядкәр” фольклор-эстрада төр­кемендә Тән­зилә Үзәнбаева, Гали Хәмзин, Мәүлетбай Гайнетдинов кебек мәшһүр җырчылар белән бергә эшләп, зур тәҗрибә туплый. Яшь кенә көенә Лилия һәм Халит Фатыйховлар, Шамил Хәмәдинуров, Рәфисә Әсәдуллина, Рамил Хаҗиев һәм башка күренекле сәнгать әһелләре эшләгән “Ихлас” төркеменә җитәкче­лек итәргә туры килә. Бүген Радик Вәл­мөхәммәтов – бер ел элек оештырылган “Сармат” төркеме җитәк­чесе. Аның составында Башкорт­станның атказанган артисты, билгеле курайчы Рушан Биктимеров, саксофончы Фәрхәт Ишбирдин, бәрмә уен коралларында Юрий Реут, бас гитарада Алексей Попов, соло гитарада Шамил Корбанов кебек музыкантлар уйный.
Күптән түгел туган якларына концерт белән кайтып килгән Радик Вәлмөхәммәтов тамашачының тере музыканы никадәр сагынуын күрә. Якташлары да шатлыгын сәх­нәдән белдерә. Фонограмма белән күпкә җиңелрәк булыр иде, әлбәттә. Тере музыка исә күп вакыт, әзерлек, сабырлык, осталык сорый.
Гомумән, иҗат һәрвакыт мөкиб­бән китеп эшләүне таләп итә. Шул арада балалар да үсеп җиткән. Радик тагын тыйнаклык күрсәтә. Уфа сәнгать училищесын тәмамлаган улы бүген Казан консерватория­сендә Зилә Сөнгатуллина классында өчен­че курста укый. “Башкорт җыры”нда, Рәшит Ваһапов исемен­дәге конкурста лауреат булган, Радик Гәрәев исе­мендәге конкурста Гран-при яулаган. Кызы, шулай ук училище тәмамлап, Уфа дәү­ләт сәнгать академиясендә вокал һәм этнофольклор бүлек­ләрендә укый. Төпчек кызы музыка мәктәбендә укып йөри. Хатыны һө­нәре буенча башка юнәлештә эшли, әмма җырчы аның җыр-моңга гашыйк кеше булуын ассызыклый.
“Әткәй-әнкәйләрне онытмыйк” дип җырлый Радик Вәлмөхәммәтов. Ә үзе “Әнкәем генә исән булсын” дип уйлый. Өч ел элек дөньядан китеп барган әнисен югалтуны авыр кичерә. Әмма шуңа инанган җырчы, туган нигезен саклап калачак.
Җанга тынычлык җыр аша иңә. Тамашачы белән очрашулар алда әле. 28 апрельдә Радик Вәлмөхәмм­әтов җитәк­челегендәге “Сармат” төркеме Башкортстан дәүләт филар­мо­ниясендә зур концерт бирәчәк. Күңелнең иң нечкә кылларын тиб­рәтер моң сагышлы йөрәк­тән саркый...
Читайте нас: