Әлбәттә, Тукайның иҗаты киң өйрәнелә. Аның шигырьләре белән сабыйларның теле ачыла, поэтик гәүһәрләрен барлап фәнни хезмәтләр языла. Тик менә гаҗәп: ачылган саен ачыла шагыйрь, шигърияте дә эчеп туймас саф чишмә кебек.
“Тукай моңнары” республика конкурс-фестивале инде өченче тапкыр уза. Сәнгатьле укучылар бәйгесен оештыручылар — республиканың Мәгариф министрлыгы, Башкортстан татарлары төбәк милли-мәдәни автономиясе, Мәктәп балаларының сәләтен үстерү үзәге, Башкортстан дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы.