Бәйрәм рухы исә бусаганы атлап кергәч тә сизелергә тиеш. Ерактан ук игътибарны җәлеп итеп торучы зәвыклы белдерү-плакатлар әзерләнде. Аларны бизәүдә Иҗат сараеның Наталья Давыдова җитәкчелегендәге декоратив-гамәли һәм техник иҗат бүлеге тырышлык салды. Фойеда балаларның иҗади эшләреннән “Әллүки”гә кагылышлы күргәзмә булдырырга карар ителде. Монда шәһәр-район мәктәпләренең татар теле һәм әдәбияты укытучылары, балалар китапханәсе ярдәмгә килде. Иң җитди һәм җаваплы эш – сәләтле балаларның чыгышларын, алып баручыларны сайлап алу иде. Бу мәшәкатьләр дә артта калды.
...Ниһаять, ул көн килде. Балалар-үсмерләр иҗат сарае кырмыска оясын хәтерләтә. Сәхнә – чәчәкле болын, ә түрдә аллы-гөлле шарлардан салават күпере калыкты. Экранда “Әллүки” кунакка чакыра” дигән язу кабынды. Кечкенә артистлар күптән әзер, остазларының чакыруын гына көтә. 300 урынлы тамаша залында алма төшәр җир дә юк. Район хакимияте, мәгариф идарәсе вәкилләре, мәктәпләр җитәкчеләре, укытучылар, күпсанлы укучылар килгән иде. Һәм менә барысының да игътибарын сәхнәгә юнәлтүне сорап кыңгырау шалтырый. Гадәти кыңгырау түгел, ә “Туган тел” җыры аккордлары яңгырый. Тынлыкка чумган сәхнә белән тамаша залын бербөтен итеп, ерактан моң ишетелә, якынайган саен ул көчәя бара. Гасырлар төпкеленнән килгән бу моң – халкыбызның “Әллүки” җыры. Аны Кандра музыка мәктәбе укытучысы Алия Закирова башкарды. Республика балалар журналының исеме шуннан алынган. Илаһи моң әсирлегендә утырган тамашачыларга алып баручылар – Туймазы шәһәре 1нче интернат-мәктәбенең 9нчы сыйныф укучылары Зарина Шәвәлиева белән Динар Әхмәтгалиев шуны аңлата. “Әллүки” журналы хезмәткәрләренең кайнар сәламе кечкенә дусларына “Зәңгәр күл” җыры аша барып иреште. Аны Балалар-үсмерләр иҗат сараенда Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Альбина Имаева студиясендә шөгыльләнүчеләр башкарды. Җитәкчесе – Луиза Суфиянова. Җырны Альбина Имаева Гөлфия Юнысова сүзләренә иҗат иткән. Алга китеп шуны әйтергә кирәк, Иҗат сараенда вокал белән шөгыльләнүче күп кенә малайлар һәм кызлар композиторның җырларын башкара.