+8 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Сәхнәдә — кырыгынчы еллар....

Уфа “Нур” татар дәүләт театры артистлары Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан “Яз төсе Җиңүләрдә” дигән театрлаштырылган тамаша белән башкаланың Рихард Зорге урамында урнашкан картлар һәм инвалидлар йорт-интернатында чыгыш ясады.

Чараны тәбрикләү сүзләре белән театр актрисасы Ленария Хаҗиева башлады. Арытаба тамашачылар кырыгынчы еллар мохитенә чумды. Сугыш елларындагы җырлар, фронтовик-шагыйрьләрнең шигырьләре яңгырады, спектакльләрдән өзекләр күрсәтелде. Талантлы артистлар Айгөл Габдуллина, Ленария Хаҗиева, Эльмир Хәйретдинов, Азат Арсланов, Гөлназ Биктимерова, Символ Гайнетдин-Агыйделский, Фәнил Гайзетдинов, Риф Гобәйдуллин, Гөлназ Кашапова, Вилдан Мисбахов, Эльза Ибраһимова, Рушат Мөдәрисов, Илгизә Муллабаева, Гөлназ Мөхәммәдиева, Дамира Сәетова, Зилия Сафиуллина, Рида Фәхрисламова, Айрат Фатыйхов, Руслан Хисаметдинов, Альберт Шәрәфетдинов белән беррәттән, сәхнәдә яшь йолдызчыклар Җәмилә Мөдәрисова, Сәфинә Шәрәфетдинова, Эльмир Хәлиуллин матур итеп чыгыш ясады. Сценарий авторы — Гөлнур Усманова, ә куючы-режиссер Альберт Шәйхетдинов булды. Тамашадан соң чарада катнашучылар күмәкләшеп фотога төште, иганәчеләр бүләкләр дә әзерләгән иде.
Чагу концерт өчен тамашачылар театр директоры Илдар Хаҗиевка, приют директоры Валерий Курамшинга, “Байтул Мал” фондына рәхмәт белдерде. Әйткәндәй, әлеге учреждениедә профессиональ театрның чыгыш ясавы беренче тапкыр булган.
Читайте нас: