+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар

Беркем дә, бернәрсә дә онытылмасын!

Вакыт алга ашкына. Әйтерсең, поезд ул. Минутлар, сәгатьләр, еллар сузган юллардан алга атыла. Вакыйгалар, вагоннар булып тезелеп, тарих чылбырын төзи. Ниндидер “вагон”ны ычкындырып калдырсаң, күздән югала, тарихы да онытыла башлый. Ә тарихны онытырга ярамый. Алда юллар хәвефсез булсын өчен үткәннәрне белү кадерле.1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышының канлы вакыйгаларына дистәләрчә еллар аша багабыз. Коточкыч сугышның тере шаһитлары да елдан-ел азая. Кайчан гына әле бәйрәм парадына, орден-медальләре белән күзләрне камаштырып, илгә зур Җиңү яулаган бихисап ветеран чыга иде. Бүген сафлар сирәгәйгән, әмма совет солдатлары күрсәткән батырлыклар халык күңелендә.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы илдә, республикада, һәр районда, һәр авылда киң бил­геләнә. Стәрлебаш районында күп чаралар белән беррәттән, “Җиңү салюты” дип исем­ләнгән зур конкурс-фестиваль узды. Авыл биләмәләренең үзешчән артистлары, төрле предприятие, оешмаларда эшләүчеләр катнашлыгында утыздан артык концерт күр­сәтелде. Бөек Җиңү рухы һәркемгә кагылды.
Стәрлебаш Җиңү көнен якынайтуга лаеклы өлеш керт­кән. Бу төбәкнең ике батырына — Абдулла Әхмәтов белән Сафа Хәсәновка Советлар Союзы Герое исеме бирелгән. Районнан 9300 кеше сугышка китеп, 1500дән артыгы төрле дәрәҗәдәге хәр­би наградалар белән бүләк­ләнгән. сугыш яланында 5 меңнән артык стәр­лебаш­лының гомере өзелгән...
Фестиваль авыллар тормышын шулкадәр җанлан­дырды ки — шигырьләр, җыр­лар ятланды, авыл сәхнәләрен дәртле биюләр дер селкетте, сугыш чоры реквизитлары барланды. Район биләмәләренең иң яхшы чыгышлары район Мәдәният сараена гала-концертка чакырылды. Анда иң яхшы концерт номерлары билгеләнде, җиңүчеләр бү­ләкләнде. Гран-при Кабакыш авыл биләмәсенә бирелде. Беренче урынны — Айдарәле, икенче урынны Карагыш белән Күндерәк авыл биләмәләре яулады. Өченче урында Сарайса авыл биләмәсе булды. Яшен-картын, төрле һөнәр ияләрен берләштергән фестиваль Бөек Ватан сугышы вакыйгаларын тагын бер тапкыр искә төшер­де, совет халкының батырлыгына дан булып яңгырады.
— Артистларга чагу чыгышлары, тамашачыларга куәтләп торган, концертларга актив йөргән өчен зур рәхмәт белдерәм, — диде чараны йомгаклау тантанасында район хакимияте башлыгы Фәнүр Туктаров. — Концертлар барышында сугышта катнашу­чыларның, тыл хезмәткәр­ләренең исемнәрен тагын бер тапкыр искә алдык, 532 кешегә юбилей медальләре тапшырылды. Фестиваль районда күп талантлар ачты.
Фәнүр Зөфәр улы яхшы чыгыш ясаучыларны аерым билгеләп, аларга истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырды.
— Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Моны һәркай­сыбыз яхшы аңлый, — дип, бу концерттан алган тәэс­соратлары белән уртаклашты район мәгариф бүлеге начальнигы Миңнеәхмәт Кәримов. — Чара мәктәп укучылары өчен бигрәк тә фәһемле булды. Һәр номер тетрәндерде. Әйтик, районның Куганакбаш авылында туган, бүген Стәр­лебашта яшәүче 98 яшьлек блокадачы апаның видео­мөрәҗәгатен караганда һәр­кемнең күзләре яшьләнде.
Сугыш һәркемнең тормышында төзәлмәс яра калдырган. Әмма халык, язмыш сынауларына бирешмичә, тылда да, фронтта да көрәшүен дә­вам иткән. Үзешчән артистлар чор вакыйгаларын сәхнәдән гәүдәләндерде, ветераннарны искә алды. Алар арасында стәрлебашлы Абдрахман Абдрахманов та бар, аны концертка җыелучылар алкышлар белән, аягүрә басып каршылады. 92 яшьлек сугыш ветераны Фәйзулла Биктимеров бүген дә сафта. Ул сәхнәдән барысына исәнлек, тыныч тормыш теләде.
Тамашачы үзе өчен Татьяна Фархшатова, Роза Кәри­мова, Ирина Ямалтдинова, Альбина белән Гөлназ Иб­раһимовалар, Гөлсинә Мәх­мүтова, Алина Баязитова кебек “сәхнә йолдызлары”н ачты. Һәр чыгыш алкышларга күмелде. Хезмәт коллективлары арасындагы бәйге, шулай ук, зур гала-концерт белән тәмам­ланды һәм анда да җиңүчеләр билгеләнде.
Гомуми белем бирү учреж­дениеләре арасыннан беренче урын — 107нче һөнәрчелек училищесы, икенче урын — 2нче урта мәктәп, өченче урын 1нче балалар бакчасы коллективларына бирелде.
Предприятиеләр арасында беренчелекне агросәнәгать комплексы бүлеге, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, “Землемер”, “Болгар” пред­прия­тиеләре, Стәрлебаш мәгъ­лүмат-консультация үзә­ге, “Гостехнадзор” инспекциясе, Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының Стәрлебаш районы буенча территориаль бүлекчәсе коллек­тивларының үзешчән артистлары бүлеште. Икенче урында — “Жилищник”, Стерлибашевский Жилкомсервис, “Газпром газораспределение Уфа” җәмгыятенең Стәрлебаш филиалы, “Стерлибашводоконал” җәмгыятьләре. Өченче урын район биләмәара китап­ханәсенә, ветеринария стан­циясенә, сөт заводына, “Агрофирма Стерлибаш” җәмгыя­тенә бирелде.
Бәйгенең иң зур бүләге Гран-прига 1нче урта мәктәп һәм 2нче балалар бакчасы коллективлары лаек булды.
Читайте нас: